Буалы ветераннарга бәйрәм бүләге йөзеннән түләүсез хезмәтләр күрсәтелә
Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап, районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветерннарына иртәгәдән, 4 майдан, башлап 9ына кадәр түләүсез чәчтараш хезмәте күрсәтелә. Аларны Буа шәһәре, Вахитов урамы, 54 йорт адресы буенча “Комплект сервис” чәчтарашханәсендә көтәләр.