5 май 2016 яңалыклары
-
Буада томан һәм яшен көтелә
6 май көнне Татарстанда урыны белән томан көтелә. Көндез кыскача җил тизлеге белән яшен булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +6+11, дкөндез җылылык 17-22 градусовка кадәр күтәрелә.
-
Буада барлык мәйданның өчтән бере чәчелде
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 майга чәчү эшләре 55110 гектарның 17841 гектарында башкарылган. Аерым алганда, 4802 гектарда язгы бодай, 6339 гектарда арпа, 1113 гектарда борчак, 2408 гектарда шикәр чөгендере орлыгы җир куенына салынган. "Кыят"та һәм "Ямбулат"та "экватор"ны узганнар.
-
Буа районының Норлат авылына гармунчылар җыелды (фоторепортаж)
Биредә май бәйрәме көннәрендә "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән искиткеч матур кичә үтте. Норлатта яшәүче Илсөяр Шәрәфетдинова шушы авылдан чыккан гармунчыларны чакырды анда. Аны Ульяновск шәһәрендә яшәүче Рушан Мифтахов, Мәскәүдән Мәхмүт Җамалиев, Алсу Фәтхуллина, Буадан Асия Фәтхуллина, Яшел Үзәннән Марсель Гайниев, Буадан Әнсар Сираҗев, авылдан Мөслим Әфлиев, Дамир Гайнуллин кабул...
-
Яшь буалыларга музейда төп документларын тапшырдылар (+ фото)
11 укучыга паспорт тапшыру тантанасы туган якны өйрәнү музееның Бөек Ватан сугышына багышланган залында үтте. Аларны төп документ алулары белән паспорт өстәле начальнигы Айрат Шәкүров, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Гөлия Козырева, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп директоры Әзгар Зыятдинов котладылар. Музей...
-
Буаның “OnliUp” командасы алты агачны саклап калды һәм беренче урын алды (+фото)
Эшмәкәрлек фабрикасында катнашучы Илья Рыбаков, Зилия Сафина, Айгөл Кәримова, Данис Карпухин беренче атна заданиесен шулай яхшы үтәделәр. Сайт укучыларыбыз сезнең ярдәм белән дә (аларга булышуны сорап мөрәҗәгать иткән идек) студентлар 200 килограмм макулатура җыйдылар. Шулай ук агачлар да утырттылар. Хәзер "OnliUp" фабрика биремнәрен үтәүне алга таба дәвам итә. Уңышлар телибез.
-
Буада 9 май бәйрәме программасы
Шәһәр урамнары буйлап җиңел атлетика эстафетасы 9.00-9.30 Үзәк мәйданда бәйрәм парады; "Үлемсез полк" бөтенроссия иҗтимагый-патриотик акциясе 10.00-10.15 "Бөек җиңү" театрлаштырылган тамашасы 10.15-10.30 Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг 10.30-11.00 Һәйкәлләргә веноклар салу 11.00-11.25 "Рәхмәт сезгә, ветераннар!" бәйрәм концерты 11.25-13.00 Бөек Җиңү көненә багышланган футбол уены финалы 11.00 Үзәк мәйданда кичке...
-
Буа аша авторетроклуб узачак
"ГАЗ1-21 Волга" авторетроклубының 20ләп техникадан торган колоннасы Буада 8 май көнне булачак. Ул Чүпрәле районына баруышлый шәһәр үзәгендә тукталыш ясаячак. Колонна 14-14.30 сәгатьтә килеп җитәр дип планлаштырыла. 1-1,5 сәгатьтән кабат юлга кузгалачаклар. Күреп калыгыз!
-
Буалылар, “Үлемсез полк”ка кушылыгыз!
9 май көнне шәһәрнең үзәк мәйданында булачак Җиңү парадында быел да "Үлемсез полк" мәйдан әйләнәчәк. Аңа һәркем кушыла ала. Моның өчен яу кырында һәлак булган, аннан кайткач үлгән якыннарыгызның зурайтылган портретларын тотып иртәнге сәгать 9да район хәрби комиссариаты янына килергә кирәк. Авылларда яшәүчеләр үз җирлекләрендә узачак тантаналарда катнашачаклар. Безгә тыныч...
-
Буада шәһәр автобуслары ни өчен Моторный тукталышына кадәр бармый?
Бүген шундый сорау белән буалылар редакциягә шалтыратты. Без автобусларның соңгы тукталышка кадәр ни сәбәпле барып җитмәвен сорап, шәхси эшмәкәр Таһир Газизовка шалтыраттык. Ул моны машина төзү заводы янындагы юл ясау белән бәйле диде. Аның белдерүенчә, юлдагы ремонт эшләре бару аркасында автобуслар кире борылып китәргә урын юк, шуның аркасында аварияле хәл...
-
Район башлыгы, урынбасарлары һәм башка депутатлар декларация тапшырдылар. Узган ел кем күпме акча эшләгән?
Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсъәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова белдерүенчә, Район Советы депутатлары һәм аларның гаиләләре быел беренче тапкыр үзләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре хакында декларация тапшырдылар. Әлеге яңалык "Коррупциягә каршы тору" турындагы федераль законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә башкарылды. Шушы көннәрдә район Советы депутатлары һәм аларның...