5 август 2016 яңалыклары
-
Буада, Камышинка янында яңа светофор куйдылар
Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис белдерүенчә, хәзер Әйләнеч юл белән Ефремов урамы чатында юл хәрәкәтен светофор көйләячәк. Әлеге җайланма заманча - секундомерлы, хәрәкәт рөхсәт ителгән якка уклар күрсәтә һәм җәяүле юлны аркылы чыгу вакытында да җәяүле билгесен күрсәтә.
-
Буа ындырларында җырлый-җырлый эшлиләр (ВИДЕО)
Видео берничә көн элек "Бола" агрофирмасының Ташкичү авылындагы ындырда төшереп алынды. Җырны ындырда эшләүче Гөлсинә Гайнуллина башкара.
-
Үзәк парк рәсми рәвештә кайчан ачылачак?
Белгәнебезчә, 3 август көнне Буага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде, үзәк парктагы төзекләндерү эшләре белән танышты. Муниципаль район башлыгы әлеге рәсми очрашуда паркны төзүчеләр көненә ачарга планлаштырабыз диде. Бүгенге көндә анда төзекләндерү эшләре дәвам итә.
-
Буалы әбигә “банк приколов” акчасын тоттырып киткәннәр
Райн эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда 2 август көнне Буада янәдән бер мошенниклык очрагы теркәлә. Билгесез хатын-кыз шәһәрдә яшәүче 1937 елгы әбине үзе белән пенсия фондыннан килүче дип таныштыра. Әңгәмә барышында ул әбинең ышанычын аклап 28 мең сум акчасын үзләштерә, ә чын акчалар урынына "банк приколов" дигән уенчык акча...
-
Буалы мошенникларга 5 мең сумга якын акча күчергән
Күптән түгел буалы Н.ның кесә телефонына аның банк карточкасы ябылган дигән СМС хәбәр килә. Н. СМС хәбәр җибәрүче белән элемтәгә керә, анысы банк карточкасын яңадан ачырга ярдәм итә, тик моның өчен барлык әйткәннәрен башкарырга куша. Н.шунда ук якындагы банкоматка бара, мошенниклар әйткән номер белән "Мобиль банк"ка теркәлә. Мошенникларга шул гына...