6 июнь 2017 яңалыклары
-
Буага авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре килде (фоторепортаж)
Хуҗалыкларда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район җитәкчелеге, аграрий белгечләре катнашында терлек азыгы әзерләүдә файдаланылучы техникаы кабул итү үткәрелде. Быел да "Авангард" җәмгыяте бу җаваплы эшкә алдан әзерләнгән. Кайбыч машина-трактор паркында барлык техниканың төзеклеге тикшерелде, кимчелекләр табылмады.
-
Буада Сабантуй көннәре билгеле
Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова белдерүенчә, Буада Сабан туй 2 июльдә, гадәттәгечә, "Буа-Алан"да уза. Авылларда әлегә Яңа Тинчәледә генә булачагы билгеле, ул 8 июльдә үткәреләчәк. Рәхим итегез!
-
Буа ЮХИДИ бүлекчәсе кичәге ДТПда кем гаепле булуын ачыклады
Кичә шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары чатындагы светофор янында "Шевроле" һәм 14нче модельле автомобильләрнең бәрелешүе хакында хәбәр иткән идек. Бүген әлеге юл-транспорт һәлакәтендә кайсы йөртүченең гаепле булганлыгы ачыкланды. Район ЮХИДИ бүлекчәсе алынган мәгълүматларга караганда, ДТП "Шевроле" хуҗасы аркасында килеп чыккан - 1994 елгы егет светофорның кызыл утына барган. Шулай итеп...
-
Тәтеш юлындагы авариядә исән калучыларны икенче дәваханәгә күчерделәр
Апас-Тәтеш трассасының Льяшево авылы тирәсендәге фаҗигадә исән калган 61 яшьлек ир-ат һәм һәм аның 6 яшьлек оныгы бүген республика клиник дәваханәсенә озатылды. Пациентларны Казанга реамобильдә алып барачаклар. Икесенең дә хәле тотрыклы авыр булып кала.
-
Буа табиблары: Тәтеш юлында ДТПда зыян күрүчеләрнең хәле турында
Район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлеге мөдире Светлана Полянская белдерүенчә, Тәтеш-Апас юлында булган фаҗигада каза күргән 2011 елгы кыз һәм 1955 елгы аның бабасы үзәк дәваханәнең реанимация бүлегендә кала бирә. Аларның икесенә дә операция ясалган. -Икесе дә тотрыклы авыр хәлдә. Шуңа күрә әлегә аларны реанимациядән чыгару турында сүз алып барылмый, -...
-
Буа шагыйрәсе Гөлнур Айзат шигырьләрен сатмый
Интертат.ру сайты язганча, шагыйрәләрнең күбесе шигырьләрен бушка бирә икән. Андыйлар - Ландыш Габдрахманова, Ильмира Гыймаева, Гөлүсә Әхмәтҗанова һәм башкалар. Күбесе акча да эшли. Айгөл Вәлиуллина, Айдар Минһаҗев һәм башкалар. Ә менә Ләйлә Дәүләтова: Минем бәя элеккечә, үзгәрмәде - 10 мең сум, дип җавап биргән. Җирле шагыйрә Гөлнур Айзат: Мин бушлай...