7 декабрь 2015 яңалыклары
-
Буалылар кичә Казанда якташлар белән очрашты (+ фоторепортаж)
Ул Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Чыгышлары белән Буадан булган, бүген аннан читтә яшәүче райондашларыбыз очрашуга зал тутырып килделәр. Аларга район турында фильм аша аның ирешкәннәре, үзгәрешләр, уңган-булган кешеләре турында ирештерелде. Җитәкчеләр чыгыш ясады, бүләкләүләр булды. Районның танылган артистлары, үзешчәннәр, кунаклар зкр концерт күрсәттеләр. Очрашу хакында тулырак материалны иртәгә...
-
Буада бу атнада өч җитәкче туган көннәрен билгеләп үтә (+фото)
9 декабрьдә "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы "Тахаръял" филиалы директоры Радик Ринат улы Гыйсмәтовның туган көне. 10ы көнне Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Ирина Николаевна Никитинаны котларга була. Якшәмбе, 13 декабрь көнне Россия пенсия фондының Буа районындагы идарәсе начальнигы Рафыйк Гали улы Җәләловның 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Тәбриклибез!
-
Буадан Диләрә Гайнетдинова ЗАГС хезмәткәрләре белән очрашты
Бу көннәрдә бигрәк тә вакыты тыгыз аның. Инвалидлар декадасы кысаларындагы чаралардан калмаска тырыша ул. ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиеваның өенә килүен белгәч ихлас шатланды, алып килгән бүләген рәхмәт әйтеп кабул итте. Диләрә мәктәптә дә тырышып укый, сәнгать, кул эшләре түгәрәкләренә йөри. Үзе әйтүенчә йөзәргә ярата, Буада бассейн булуга нык сөенә.
-
Дәваханәгә пычак белән яраланган ир-ат китерелде
5 декабрь, шимбә көнне кичке якта дәваханәнең "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә Каенлык авылыннан күкрәгенә пычак белән яраланган, алкоголь кулланган 1951 елгы ир-ат китерелде. Табиблар яраның җиңелчә генә булуын, башка органнарга зыянламавын ачыкладылар. Пациентка амбулатор рәвештә медицина ярдәме күрсәтелде.
-
Татарстанда һава торышы бозыла да
7-8 декабрьдә җил көньяк-көнбатыштан (15-20 м/с), юеш кар явачак, иртәгә юлларда күз күреме 1000 метр һәм аннан азрак булыр дип көтелә..