8 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Буада онкология-амбулатор ярдәме үзәге ачылачак
Бу хакта үзәк дәваханәнең табиб-онкологы Сергей Фомин хәбәр итте. Ул Идел аръягы районнарында яшәүче авыруларга хезмәт итәчәк. Бер урында диагностика, дәвалау, химия һәм нурланыш терапиясе кебек медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
-
Буага Марат Әхмәтов килде
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Идел аръягы районнары башлыклары, мәгариф, мәдәният идарәләре җитәкчеләре Буада милләтне, телне саклау буенча башкарылучы гамәлләр белән якыннан таныштылар.