8 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Буада Арефьев һәм Р.Люксембург урамнары тыкрыгында "Юл бир" билгесе куелды (+ фото)
Ниһаять ,шәһәрнең Арефьев урамыннан Р. Люксембургка борылу урынында (Космовскийдан килгәндә) "Юл бир" билгесе урнаштырылды. Җирле йөртүчеләр бу тыкрыкта Р. Люксембургтан килүче транспортны уздырырга гадәтләнсәләр дә, чынлыкта "Арефьев ягында "Юл бир" билгесе тормау юлларны тигез мәгънәдәге итә иде. Хәзер онытмагыз, Р. Люксембургтагы юл Арефьевтагыга карата - баш юл.
-
Буа үзәк дәваханәсенә оныгы кыйнаган бабайны китерделәр
Җомга көнне үзәк дәваханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә Күл Черкене авылыннан 1928 елгы өлкән яшьтәге ир китерелә. Бабайның тәннәрендә, аякларында кыйнаудан күгәргән эзләр күренә. Соңыннан ачыкланганча, аны чит шәһәрдән кайткан оныгы кыйнаган була. Табиблар пациентка беренчел медицина ярдәме күрсәтеп, хирургия бүлегенә урнаштыралар. Аның хәле уртача дип бәяләнә.