8 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Ярты сәгать элек кенә Буада “Электросеть” тукталышында ДТП: ике чит ил автомобиле “сөзеште” (+фото)
Ярты сәгать элек кенә шәһәрнең Энергетиклар һәм Космовский урамнары тыкрыгында авария булды. Анда "Киа" автомобиле Энергетиклар урамыннан барып, төп юлдан - Космовский урамыннан хәрәкәтләнүче "Лада Калина"ны бәрдерде. ДТП урынына дәүләт инспекторлары килде. Алар фаразлавынча, юл-транспорт һәлакәтендә чит ил автомобиленең 1966 елгы йөртүчесе гаепле, чөнки ул юл бирмәгән.
-
Буада сыраны закон бозып саталар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең Вахитов урамындагы кибеттә сыраны район башкарма комитеты карарын бозып сатканнар. Ә Ямашев урамындагы кибеттә сатучы сыраны аны сату рөхсәт ителгән вакытны көтеп җиткермичә җибәргән. Бу фактлар буенча тикшерү бара. Сүз уңаеннан, 22 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәрге вакыт аралыгында ЮХИДИ инспекторлары юлларда законсыз...
-
Буада автомобильләргә ташланучы кеше кая югалды?
Без сайтта шәһәрнең "Сания" кибете янында хәрәкәт итүче автомобильләр каршысына йөгереп чыгучы ир-ат турында язган идек. Баксаң, бу бер генә очрак булмаган. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ул - 1975 елгы ир-ат, шәһәрдә яши. Ул күптән түгел полицейскийлар ярдәмендә Казанга дәвалануга җибәрелгән. Ир-ат мондый медицина тикшеренүен беренче тапкыр...
-
Буалылар, инвалид балага терелергә ярдәм итик!
Буа районында яшәүче 2001 елгы Данис Каюмовка, Мәскәүдә сирәк белгечләрдә медицина тикшерүе үткәннән соң, "Академик Г. А. Илизаров исмендәге "ВТО" РНЦ" ФГБУда умыртка баганасын оператив коррекцияләү буенча операция ясатырга кирәк дигән нәтиҗә чыгардылар. Беренче сыйныфка үз аякларында киткән малай уку елын мәктәпкә йөреп тәмамлый алмый, аңа 2008 елда куркыныч диагноз...
-
Буа-Боерган тимер юл перегонында бүген төнлә автомобиль хәрәкәте чикләнәчәк
Бүген 22 сәгатьтән алып иртәгә, 9 ноябрьнең, иртәнге 6 сәгатенә кадәр Казан - Буа - Ульяновск юнәлешендәге Р241 трассасында 120нче километрдагы Буа - Боерган тимер юлны аркылы чыгу урынында тимер юл транспорты хәрәкәте куркынычсызылыгын тәэмин итү буенча авария эшләре алып барылачак. Шул сәбәпле әлеге переезд аша автомобиль хәрәкәте чикләнә. Автотранспорт,...
-
Тукталыш павильоны урнаштырылачак: бу юл куркынычын киметерме?
Берничә сан элек кенә газетабыз битләрендә шәһәрдә яңа автобус маршрутлары ачылу турында язган идек. Материалда Буа машина төзү заводы янындагы соңгы тукталышта автобус йөртүчеләр, пассажирлар өчен уңайлы шартлар булмавы турында да сүз кузгатылды. Бүгенге язмада бу максатта ниләр эшләнәчәгенә ачыклык кертергә булдык. Башлап, уңайсызлыклар-ның нидән гыйбарәт булуына тукталыйк. Хәер, автобуска...
-
Әлшидә йортны кемнәр саклап калды? (+фото)
Авылның Үзәк урамында сарай яну һәм йортның аннан 1,5 метр ераклыкта гына урнашуы турында кичә кичке 21 сәгать 48 минутта хәбәр итәләр. Бәла булган урынга беренче булып 21 сәгать 53 минутта "Родина" ДПОсы техникасы килеп җитә. Аларны каршы алган хуҗалар өйдә кешеләр, сарайда терлекләр булмавын әйтәләр. Бу вакытта калай белән...