8 декабрь 2016 яңалыклары
-
Буа музеенда уникаль экспозицияләр урын алды (+фото)
Музей директоры Люция Әхмәтҗанова буалыларны Герой көненә багышлап оештырылган, сугыш һәм Социалистик Хезмәт Геройларының шәхси әйберләреннән торган экспозициягә чакыра. Анда якташыбыз Советлар Союзы Герое Петр Шафрановның сугыш чорында киеп йөргән кителе, Социалистик Хезмәт Герое Александра Николаеваның радикюле дә урын алган.
-
Буа агрономнары: "Һәр бөртек таләпләргә туры килә"
Бүген хуҗалыклар агрономнары өчен кызу вакыт. Алар саклауга салынган орлыкның торышын лаборатор анализлар аша тикшереп тору белән мәшгуль. "Ак Барс Буа" агрофир-масының 4 номерлы филиалы агрономы Дамир Хәйретдиновны "Россельхозүзәк"нең районара бүлегенә кереп барганда очраттым. Ул кечкенә капчыкларга тутырып, үзләрендә булган орлыкны лабо-раториягә тикшерүгә алып килгән. Аның белән лабораториягә уздык. Биредә...
-
Буа электр челтәрләре Яңа ел чыршысын кабызды. Быел ул нәрсә белән гаҗәпләндерәчәк? (+фото)
Башка еллардан аермалы буларак, быел баш чыршы тирәсендә 3D эффекты белән янучы кечкенә чыршылар һәм ел хуҗасы Әтәч барлыкка килде. Буалылар шулай ук "2017 ел" дигән саннарның яңа эскизда эшләнешен дә күрерләр. Әлеге идеяләр авторы Фәнис Зыятдинов хезмәтенең нәтиҗәсе бирегә килүчеләргә күңел күтәренкелеге бирер, ә балалар мондый бәйрәм шәһәрчегендә рәхәтләнеп...
-
Буаның “Ләйсән” халык җыр һәм бию ансамбле коллективы бу исемгә лаекмы? (+фото)
Мәдәният йорты каршында эшләп килүче әлеге коллектив шушы көннәрдә традицион мәдәни үсеш республика үзәге бергечләре каршында шул исемгә лаек булуларын раслау максатыннан концерт күрсәттеләр. Үзәкнең фәнни хезмәткәре, композитор, Риф Гатауллин белдерүенчә, өч елга бер халык ансамбльләре шундый сынау үтәргә тиешләр. Үзәкнең баш белгече Лилия Җәгъфәрова белән җыр-биюләрне караганнан соң, чыгышларга...