9 июнь 2015 яңалыклары
-
Иске Тинчәледә югалган тайларны эзлиләр
7 майда көндез утлаган җирдән юкка чыккан алар. Икесе дә 6 айлык, җирән төстә. Хуҗалар белдерүенчә, тайларны моңа кадәр дә чирәмлеккә чыгарып йөртә торган булганнар. Ике күрше дә бияләрнең еракка китеп йөри торган гадәте юк иде, диләр. Абзарларга да үзләре кайта торган булганнар. Берничә көннән соң тайларны Карлы авылы тирәсендә...
-
Буада рус теленнән БДИдә 100 балл җыючы бар!
Ул шәһәрнең 2 номерлы лицее чыгарылышы Анастасия Майорова. Кыз бу фәнне "су кебек эчүен" олимпиадаларда җиңүләр яулап, күп мәртәбәләр раслады инде. Ул физиканы да яхшы белә. Моның өчен аны Мәскәүдә академик Роальд Сәгъдиев шәхсән үзе бүләкләде - ноутбук тапшырды. Аның сыйныфташы Анна Насейкина бик азга гына калышып, 98 балл җыйды....
-
“Росгосстрах” алга таба ОСАГО килешүе төземәячәк
Россия Банкы үз боерыгы белән "Росгосстрах" җәмгыятенең транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүне гамәлгә ашыруга лицензиясенә чикләүләр кертте. Димәк, моннан соң аңа ОСАГО килешүләре төзү һәм гамәлдәге килешүләргә бурычларны арттыру турында үзгәрешләр кертү тыела. Буа шәһәр прокуроры ярдәмчесе Илдар Хәйбуллин әйтүенчә, "Росгосстрах" җәмгыяте һәм аның агентлары 2015 елның 28...