9 июнь 2016 яңалыклары
-
Буалылар, бәрәңге кортын горчица бетерә
Бер чиләк суга бер кап коры горчица, 100 мл 9 процентлы аш серкәсе салып болгатабыз. Эремәне бәрәңге сабагына сиптерәбез. Колорадо коңгызы тиз арада үлеп бетә. Чыганак:http://www.aznakaevo-rt.ru/tt/novosti/item/19472-aznakaylyilar-b%D3%99r%D3%99%D2%A3ge-kortyin-gorchitsa-beter%D3%99.html
-
Буаның яшь инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өйрәтте,(фоторепортаж)
Бүген шәһәрнең 5 номерлы мәктәбенең ЮиДчылары бәйрәм оештырды. Алар үзләренең отряды турында сөйләделәр, яшьтәшләрен юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәделәр. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Гомәр Әхмәтҗанов, "ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева катнаштылар. Барчасына...
-
Буада яңгырлар туктарга тиеш
Бүген, 9 июнь көнне, Татарстан синоптиклары яңгырлар туктаячагын хәбәр итәләр. Көндез явым-төшем күзәтелмәячәк, ә җил көньяк-көнбатыштан. Һава температурасы 14-19 градус тирәсе. Чыганак:http://www.tatpressa.ru/news/26750.html
-
Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов “Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды
Азат Айзетуллов "Якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылды "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" республика акциясе 23 майда "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы белән старт алган иде. Шушы көннәрдә аңа муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та кушылды. Шәһәрнең үзәк почтасына килеп, "Байрак", "Знамя" газеталарына подписка рәсмиләштерде. Аларны ул үзе эшләп киткән...
-
Буалы чыгарылышларның беренче БДИ нәтиҗәләре билгеле
Унберенчеләрдән беренче булып бердәм дәүләт имтиханнарын рус әдәбиятын һәм географияне сайлаучылар тапшырган иде. Кичә аларның нәтиҗәләре билгеле булды. Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, рус әдәбиятын 5 укучы тапшырган, алар барысы да чик бусаганы узганнар, уртача балл 55кә тиң. Географияне бер укучы биргән. Ул 61 балл җыйган.