9 октябрь 2019 яңалыклары
-
Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте алдынгыларын тәбрикләделәр. Буадан кемнәр катнашты?
Казанда “Корстон” концерт залында узган тантаналы чарада безнең районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов, җитештерү бүлеге начальнигы Идрис Дәүләтшин, Буа шикәр зваоды директоры Валерий Погребной, “Авангард” җәмгыяте җитәкчесе Николай Курчаткин, “Заря” җәмгыяте җитәкчесе Фәрид Мөдәррисов, әлеге җәмгыяттән сыер савучы Альбина Андреева, Алших бүлекчәсе идарәчесе Вячеслав Емельянов, авыл хуҗалыгы ветераны Фәнил Шәйхатторав, “Дружба” җәмгыяте сыер савучысы Валентина Антипова, әлеге җәмгыять зоотехнигы Фарук Нуртдинов, “Авангард” механизаторы Алексей Никитин катнаштылар.
-
Кашык, медальон, медаль - буалы Сания апа Бариевага сугыштан кайтмаган абыйсының әйберләрен китерделәр
Кичә Буада яшәүче ветеран укытучы Сания Хисмәтулла кызы Бариевага “Буинск-информ” җитәчесе Гакыйл Камалетдинов аның сугышта һәлак булган абыйсының шәхси әйберләрен медальонын, кашыгын һәм “Ленинград оборонасы өчен” медален тапшырды.