10 июнь 2016 яңалыклары
-
Килдураз мәктәбенә 100 яшь (ВИДЕО)
-
Буада яшен һәм боз яву булырга мөмкин
ТР метеорология үзәге республика халкын һава торышы бозылу ихтималы турында кисәтә. Бүген, 10 июньдә, көндез һәм кич Татарстан буенча урыны-урыны белән көньяк-көнбатыш җилнең көчәю белән яшен булырга мөмкин. Хәтта боз явуы да фаразлана.
-
Буалылар колагына: бурычлыларга йөртүче таныклыгына имтихан тапшыруны тыялар
Имтиханнарга салымнар, җыемнар, штрафлар, алимент буенча бурычлылар һәм җинаять кылу нәтиҗәсендә салынган зыянны капламаучылар кертелмәячәк. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында законга шундый төзәтмәләрне РФ Юстиция министрлыгы кертергә тәкъдим итә. Эчке эшләр министрлыгында әлеге тәкъдимне хупладылар һәм бурычлыларга автотранспорт чараларын теркәүгә дә киртә куюны өстәргә тәкъдим иттеләр. Чыганак:http://www.dela.ru/lenta/184248/