Иске Сукысу авылында өч суга батучыны коткарган апа яши
Бүгенге көндә булса, Далия апа Гайнуллинага медаль биргән булырлар иде. Икене! Утыз ел фермада сыер сауган, сыер сөзеп, күзен авырттыргач, операциядән соң яңадан шунда эшкә кайтып, бозаулар караган Далия апаның батыр йөрәкле булуы моның белән генә тәмамланмый әле.