12 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Буа суды танышының утынга дигән акчасын урлаучыны хөкем итте
Шәһәр прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә 29 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылды. Суд, барлык дәлилләрне күздә тотып, ир-атны 1,4 елга кырыс режимлы колониядә үткәрергә хөкем итте. Ир-ат Иске Борындык авылындагы танышына килеп кунак булган. Хуҗа су алырга чыгып киткәч, аның утын сатып алырга дип җыеп куйган 11 мең...
-
Буада быел өч балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов сүзләренә караганда, быел шәһәрнең "Кояшкай" һәм Ырыңгы, Кыят авылларындагы балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелә. Беренче икесендә төзекләндерү эшләре башланды да инде. Моннан тыш ике шәһәрдә ике спорт мәйданчыгы булдырылачак. Аларның берсе ветеринария техникумы тулай торагы, икенчесе Мәдәни үсеш үзәге территориясендә.
-
Марина Коновалова: "Буа башка районнар арасында иң көчле мультимедиа үзәк булып тора" (+фото)
Бүген "Татмедиа" АҖнең генераль директоры урынбасары Марина Коновалова бу хакта газета редакциясе, телевидение һәм радио хезмәткәрләре белән очрашуы вакытында җиткерде. Буаны тулы бер мәгълүмат үзәге дип әйтеп була: чөнки башка районнар белән чагыштырганда зур булмаган район булуыгызга карамастан газета, телевидение булу өстенә радио да ачуга ирештегез. Сезне хәзер укучы да...
-
Буа театрын Түбән Новгород тамашачысына биргән вәгъдәсендә торды?
Яңа елның озын ялларында Буа театры Түбән Новгород өлкәсендә икенче тапкыр гастрольләрдә булып кайттылар. Узган елның октябрь аенда җирле театрның спектальләрен яратып кабул итеп,тагын кайчан киләсез, дип көтеп калган булган аларны түбәнновгородлылар. Яңа ел бәйрәмнәрендә дип сүз биргән артистлар күптән түгел биш көнлек гастрольләр вакытында кабат үз тамашачысын җыйдылар. Бу...