12 апрель 2017 яңалыклары
-
Буаның «Чүпрә» КВН командасының иң кызыклы шаяртуы
Буадагы заманча бассейннан күренеш - Бассейны шәп! - Шәп, шәп! - Суы гына юк. - АНДА ГЛАВА ПРОВЕРКА БЕЛӘН КИЛӘ! - СОҢ МОНДА СУ ЮК БИТ! - Йөзегез, берәр нәрсә уйлап табырбыз. - Килә, килә! (Глава керә) - Салават Рамилевич, менә бу безнең яңа бассейн, әле күптән түгел генә төзедек....
-
Буалы балыкчылар, сезнең кармаклар контрольдә
15 апрельдән 15 июньгә кадәр "Уылдык" оператив-профилактик операциясе игълан ителә. Ел саен үткәрелүче әлеге операция кысаларында региональ билгеләнүдәге дәүләт табигать заказниклары, башка аерым сакланучы сулыклар патрульләнәчәк. Балыкчыларның балык тоту кагыйдәләрен үтәүләре контрольләнәчәк. фото: appleseed.org
-
Буа полицейскийлары оешмаларга “бомба” куйды (фоторепортаж)
Кичә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе хезмәткәрләре - Динар Низамов, Нурзәл Галимова пакетка салынган уенчык "бомба"ны шәһәрнең 1 номерлы мәктәп ишегалдына куйдылар. Ике минутта үтмәде, директор Рамил Кәлимуллин мәктәпнең эвакуацияләү юлыннан балаларны чыгарды, моңа кадәр хәвеф сигналы төймәсенә басарга өлгергән, ул чакыру буенча 5 минут эчендә...
-
Буа урамнарында тузан. Коммуналчылар ничек җавап бирәләр?
Кар киткәч, юлларда калган тузан автомобильләр үткән саен өскә күтәрелә. Җәяүлеләр аны сулап йөрергә мәҗбүр. Коммуналчылар бу хәлдән нинди чара күрә икән? Без бу сорауны "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" җәмгыяте начальнигы Айрат Яфизовка бирдек. -Һәркөнне төнге 12дән алып бер бригада юллардагы тузанны себереп, төяп шәһәрдән читкә чыгаралар. Бүген, мәсәлән, алар...
-
Буада исерек йөртүче юл-патруль хезмәтчелегенә буйсынмады
Шимбә кичендә, 21 сәгатьләр тирәсендә, юл-патруль хезмәткәрләре рейд вакытында шәһәрнең Ефремов урамы буйлап хәрәкәт итүче "ВАЗ-2107" автомобилен туктаталар. Тик 1992 елгы буалы ир, инспекторларга буйсынмыйча, транспортын куып китә. Экипаж аны Ефремов һәм Болын урамнары киселешенә җитәрәк куып тотып, буйсынырга мәҗбүр итәләр. Йөртүче алкоголь куллануны тикшерүгә алып барудан баш тарта. Инспекторлар...