13 февраль 2017 яңалыклары
-
Буадан Лилия Сәлахетдинова Мannequinchallenge флешмобында катнашкан (ВИДЕО)
"Ярдәм" мәчетендә Мannequinchallenge флешмобында катнашучылар арасында якташыбыз да Күл Черкене авылы кызы Лилия Сәлахетдинова да бар. Мannequinchallenge флэшмобы көннән-көн популярлаша бара. Әлеге хештег астындагы видеоязмалар узган елның ноябрендә пәйда була башлаган иде. Хәзер инде аларның сан-исәбе юк. "Ярдәм" мәчете дә флэшмобга кушылып, берничә мизгелгә "вакыт агышын туктатып торган". ВИДЕО
-
“Крокус”ка романтик кичке ашка кем чакыру алды?
"Байрак" район газетасы, аның сайты, "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе Гашыйклар көне уңаеннан Буада яшәүче парларның иң көтелмәгән урында фоторәсемнәренә конкурс игълан иткән иде. Җиңүче пар 14 февральдә шәһәрдәге "Крокус" кафесына романтик кичке ашка барачак, дип вәгъдә иткән идек, ә икенче урын алучылар җырчы һәм композитор Тәслимә Низами концертына чакырулы. Бәйгедә 18...
-
Протопопово авылында этләр тавыкларны буып чыкканнар (+фото)
Бу хакта әлеге авыл кешесе хәбәр итте. Өстәвенә фотоларны да җибәргән. Ул төшке ашка кайткач, сарайдагы тавыкларның берсе дә калмавыннан зарланды. Исемен күрсәтергә теләмәде.
-
1700гә якын буалы чаңгыга басты (фоторепортаж)
Наратлык урманында "Россия чаңгы юллары - Татарстан чаңгы юллары" масса төсендәге ярышлар җыйды шул кадәр кешене. 4-7, 8-9, 10-11 сыйныфлар арасында беренче урынны туллысынча диярлек Югары Лашчы мәктәбе укучылары - Лиза Казначеева, Сергей Никоноров, Екатерина Никонорова, Илгиз Зарипов, Светоана Сайкина күтәрелделәр. 10-11 сыйныфларда укучы егетләр арасында гына шәһәрнең Р. З....