14 май 2015 яңалыклары
-
Лицей-интернат янында цирк гөмбәзе урнаштырдылар
Бу көннәрдә Буада Краснодар ягыннан килгән "Карнавал" шапито циркы кунакта. Аның гөмбәзләре лицей-интернат янындагы мәйданчыкта урын алды һәм тамашачыларны чакырып тора. Иртәгәдән чыгышларын башлыйлар.
-
Ефремов урамында рәшәткәләрне алып, тротуарлар салалар
Шәһәрнең Ефремов урамында күпкатлы йортлар алдыннан коймаларны сүтеп алулары турында язган идек. Хәзер менә коймалар артындагы санкцияләнмәгән бакчалар урынында тротуарлар сала башладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы Виктор Арисов белдерүенчә, яңа тротуарлар әлегә Шафранов тыкрыгыннан алып Арефьев тыкрыгына кадәр арада түшәләчәк. Әлеге хезмәт белән "МППЖКХ" җәмгыяте...
-
Җиңү җырларын – хор белән
Бөек Җиңү көне алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында "Җиңү җырлары" дип исемләнгән студентлар хорлары фестиваленең финал бәйрәме узды. Анда Буа ветеринария техникумының Наталия Арисова җитәкчелегендәге хоры да чыгыш ясады. "ТНВ" Хәрәкәте оештырган әлеге фестивальдә барлыгы 42 хор (1370 кеше) катнашты. Сайлап алу турларыннан соң финалга аларның 18е...
-
Кичке музейга рәхим итегез!
16 майда, Халыкара музейлар көне уңаеннан Буаның туган якны өйрәнү музеенда 16дан 21 сәгатькәчә "Ачык ишекләр көне" уза. Сез кичке музейда якташыбыз, Чабаксар сәнгать мәктәбе укытучысы, россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам Васил Заһретдиновның картиналары күргәзмәсен һәм Җиңүнең 70 елллыгына карата видеоматериаллар белән экспозицияне карый аласыз. Керү түләүсез.
-
Буада Степановка урманында мәктәп укучыларының туристлык слеты уза
Өченче көн рәттән Буаның яшь туристлары төрле бәйгеләрдә көч сыныйлар. Алдагы ике көндә спорт ориентлашуы, җәяүле туризм техникасы ярышлары, туристлык походлары, "Минем команда" фотографияләр, иң яхшы лагерьга конкурслар узды. Спорт ориентлашуы буенча егетләрдән барлык призлы урыннарны Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары - Андрей Гришин, Айназ Биктаһиров, Дмитрий Камаев яуладылар....