16 март 2017 яңалыклары
-
Буалы яшь дзюдочылар 5-кю сары билбаулы булды
Аңа имтиханны уңышлы тапшырганчы "Батыр" спорт мәктәбе тренеры Наил Минхановның дүрт шәкерте 2005-2006 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында узган Татарстан беренчелегендә көч сынадылар. "Олимпия дзюдосы" номинациясендә 28 килограммлы үлчәү авырлыгында Полина Шагарова һәм 36 килограммда Владислава Фомина беренче, 34 килограммлы категориядә Андрей Панцырев өченче булдылар. Шулай ук 34...
-
Күшкедә балаларны бозда сак булырга өйрәттеләр
Янгын сагы буенча Күшке аерым посты начальнигы Олег Карамзин бу максатта мәктәпкә килде. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән "Сак булыгыз, юка боз" темасына ачык дәрес үткәрде. Балаларга бозга керү кагыйдәләрен, аның куркынычын аңлатты. Шулай ук каза күрүчеләргә ничек ярдәм күрсәтергә һәм боз астына киткән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында да...
-
Карина Гыйсмәтуллина самбо буенча Татарстан чемпионы
"Батыр" спорт мәктәбе тренеры Альбина Вәлиуллина шәкерте - Адав-Толымбай мәктәбе укучысы бу исемгә Болгарда узган республика беренчелегендә лаек булды. 37 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясаучы кызны алда Түбән Новгород өлкәсенең Кстов шәһәрендә узачак Идел буе Федераль округы ярышлары көтә. Болгарда призлы урын алучылар тагын булды. 2 номерлы лицейдан Регина Карпова...
-
Буанның яшьләр паркы яңарачак (+фото)
Шәһәрнең узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында нигез салынган Яшьләр паркы тиздән тагын бер яшьлеген кичерәчәк - анда төзекләндерү эшләре башкарылачак. Ул ике этаптан торачак. 2001 елда реконструкция үткәрелгән иде инде анда - тротуарлар ясалды, эскәмияләр, яктырткычлар куелды, фонтан яртылаш урнаштырылды. Күп чаралар шунда оештырыла башлады. Ул вакытларда паркта, исәпләүләр буенча, көненә...
-
Түбән Наратбашта йорттан кисәү башлары гына калды (+ фото)
Кирпеч белән тышланган, электрлаштырылган, газлаштырымаган 6х6 үлчәмле бүрәнә йорт януы турында Буаның 111 номерлы янгын частена кичке сәгать 7дә хәбәр итәләр. Алар анда 11 минутта барып җитәләр. Бу вакытта йорт ачык ут белән яна, түбәдән төтен чыга торган була. Күршедәге корылмаларга куркыныч янамый. Аларны каршы алган күршеләре йорт эчендә кеше...