16 июнь 2015 яңалыклары
-
Сишәмбе көнне Мөкерле авылында янгын чыкты
Анда 6х10 метр үлчәмле йортның һәм аның арткы ягына терәп үк салынган 4х12 метр үлчәмле сарайның түбәләре янды. 111 номерлы янгын часте, Янтуган аерым посты һәм "Рассвет" ирекле янгын сүндерү ДПОсы янгын сүндерүчеләре килеп җиткәндә аларны ут камап алган була инде. Моннан тыш, якында гына урнашкан гаражга һәм күрше хуҗалыкның...
-
М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы бер ел Америкада яшәп кайтты (+фото)
Татар Буасы авылында яшәүче Зилә Йосыпова унынчы сыйныфны тәмамлагач "Flex" тәҗрибә уртаклашу буенча Америка программасы буенча бер елга океан артына яшәргә киткән иде. Кыз Америкада Көньяк Дакота штатында Доссетлар гаиләсендә торып, 12 сыйныфлы мәктәпнең унберенче сыйныфында укыган. Зилә кечкенәдән инглиз теле белән кызыксына, тугызынчыдан соң дәүләт йомгак аттестацияләвендә инглиз теле...
-
“Культура” каналы журналистлары бүген Буада сюжет төшерәләр
Башкала кунаклары бигрәк тә тамырлары Аксу авылыннан чыккан һәм Кытайга барып җиткән, чит илдә зур дәрәҗәләргә ирешкән Борһан Шаһиди тормышы, Буа мәдрәсәсе тарихы кызыксыналар. Тележурналистлар берочтан Чабаксарда яшәп иҗат итүче якташыбыз, рәссам Васил Заһретдинов иҗаты турында тапшыру әзерлиләр. Трактор ясаган теш табибы Рәшит Хәбибуллин янына да барачаклар.
-
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистия бара
Буа районы буенча җәза үтәтү инспекциясе начальнигы Нияз Закиров әйтүенчә, амнистиягә инспекциядә исәптә торучы 33 кеше эләгә. Бүгенге көнгә 20 шартлы рәвештә хөкем ителүче зат исәптән төшерелгән инде. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы тарафыннан 2015 елның 24 апрелендә кабул ителгән 6576-6 номерлы карарының 4...
-
Шәһәрдә, Үзәк стадионда футбол кырына ясалма чирәм түшәлә
"Волгодорстрой" җәмгыяте эшчеләре бүген футбол кырының иске өслеген алалар. Аннары буе 110, иңе 60 метр булган якынча 800 квадрат метрлы мәйданга ясалма үлән җәя башлаячаклар. Әлеге төзекләндерүгә федераль һәм республика бюджетыннан 20 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Яңа футбол кыры 20 августка әзер булырга тиеш. Финанс мөмкинлеге булса, стадиондагы...