16 июнь 2017 яңалыклары
-
Буалылар колагына: дәваханәдә нәрсә өчен түләргә кирәкми
ОМСның ТР территориаль фондының Буа шәһәрендәге филиалы хәбәр итүенчә, регионара иминиятләштерүчеләр берлеге медицина учреждениеләрендә түләүсез үткәрелергә тиешле тикшерүләр исемлеген төзеде. Болар: 1. Калкансыман биз гормоннарына канны тикшерү 2. Дәвалаучы табиб тарафыннан медицина күрсәткечләре буенча билгеләнгән массаж курсы яки дәвалау физкультурасы (бигрәк тә балалар өчен) 3. Физик дәвалауның өстәмә (икенче яки...
-
Бүген Тәтеш юлында ДТП: каза күрүче Буа дәваханәсенә китерелде
Тәтештәге коллегаларыбыздан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Тәтеш-Кама Тамагы юлында юл-транспорт һәлакәте булган. 1981 елгы Сюкеево авылында яшәүче ир-ат идарәне югалтып, каршы яктагы юл кырыена "очка", нәтиҗәдә автомобиль әйләнеп капланган. Аны берникадәр вакыт элек кенә Буа дәваханәсенә китерделәр. Ул хирургия бүлегенә дәвалану уза.
-
Район җитәкчесенә соравыгыз бармы
"Район җитәкчесенә сорау" рубрикасы астында район газетасы редакциясе "Байрак" ("Знамя", "Ялав") аша һәм аның сайтында буалыларны борчыган сорауларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Җаббаровның җавап бирүен оештыра. Хөрмәтле буалылар! Сезне борчыган һәм социаль мәгънәгә ия булган сорауларны алдан 3-19-73, 3-75-06 телефон номерлары буенча редакциягә шалтыратып әйтергә дә,...
-
Буа китапханәсенә төрек дин әһеле килде (+фото)
Кичә үзәк китапханәдә "Туган якны өйрәнү" клубының чираттагы утырышы узды. Анда 46 кеше катнашты. Кунак итеп Рамазан аенда буалыларга вәгазь укырга дип Төркиядән кайткан Ильяс Алчынлы чакырылган иде. Ул төрекчә үз илендәге авылларның тарихын, халкының мәдәниятен сөйләде. Чарада катнашкан һәркем чит ил кунагына кызыксындырган сорауларын да бирә алды.
-
Республика ифтарында буалылар да катнашты (+фото)
Кичә Казанның Теннис академиясендә V Республика ифтары узды. Анда 70кә якын буалы катнашты. Алар анда бер автобуста һәм автомобильләрдә бардылар. Мәдрәсә директоры Рәшит Мөлеков белдерүенчә, ифтарга катнашучыларның күбесе мәчетләргә даими гыйбадәт кылырга йөрүчеләр.
-
Буа ветеринария техникумы спорт мәйданчыклы булды (фоторепортаж)
Иртәнге сәгатьләрдә студентлар, хезмәткәрләр шул тирәдә яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Җаббаров яңа мәйданчыкның буалылар сәламәтлегенә хезмәт итүен теләде. Студентларны спорт белән бергә укуны да тигез алып барырга чакырды. Ахырдан яңа мәйданчыкта ветеринария студентларының товарищскин уеннары оештырылды. Марат Җаббаров бер...