16 август 2016 яңалыклары
-
Буа районындагы беренче сыйныфка баручыларга букча өләшәчәкләр
Әлбәттә, буш букча түгел, ул уку кирәк-яраклары белән шыплап тутырылганы. Бу «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында гамәлгә ашырыла. Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә (16 августка) букчалар алу өчен 288 мең акча җыелган. Моңа район оешма-предприятиеләре, кайбер шәхси эшмәкәрләр зур өлеш керткәннәр. Район мәгариф идарәсе методисты Лилия...
-
Буада 67 яшьлек кәләш һәм 74 яшьлек кияү язылышты (+ фото)
Менә шулай, мәхәббәт - картлыкта да бер, яшьлектә дә бер дигәннәре хак булуын дәллилләп, 60ның өске ягында булган Кәүсәрия апа һәм 70не узган Тәүфыйк абый никахларын теркәделәр. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева әйтүенчә, мондый никахлар сирәк күренеш. Әмма бер-берсен хөрмәт итеп корылган гаиләләр ныклы була һәм яшьләргә үрнәк булып...
-
Буада физкультурачы көнен билгеләп үттеләр (фоторепортаж)
Шәһәрнең үзәк паркында узган бәйрәм муниципаль район башыгы Азат Айзетулловның котлавы һәм спортта уңышка ирешкәннәрне, яшьләрне тәрбияләүче тренер-укытучыларны, спорт ветераннарын бүләкләве белән башланды. Район үзешчәннәре, балалар чыгышыннан соң ярышлар башланды. Буалылар үзләрен футболда, стритболда, шахмат ярышында сынадылар.
-
Буаның “Госман” мәчетендә “Балаларга шәфкатьлелек кыл” акциясе башланды
13 август көнне мәчет бинасында "Балаларга шәфкатьлелек кыл" язулы әрҗә куелды. Анда һәркем, шулай ук 19 августта җомга намазына килүчеләр хәлдән килгән кадәр акча салсын иде. Җыелган сумма районда яшәүче аз тәэмин ителгән гаиләләргә балаларны мәктәпкә җыюга кирәк-ярак алу өчен тапшырылачак.
-
Бүген Буа үзәгендә Казан артистлары концерт куя
Бүген, 16 августта, шәһәр Үзәк мәйданында "Зө-ләй-лә" ансамбле буалылар өчен концерт куя. Казан артистлары концерты 17 сәгать 30 минутта башлана.
-
Буа районы ЮХИДИ инспекторлары катгый режимда эшли башлады
Республикада 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!" акциясе үткәрелә. Аның кысаларында ЮХИДИ инспекторлары рейдлар үткәрәчәкләр.