16 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Әйдәгез, Буадан “Нечкәбил”дә катнашучы Ләйсән Сәмәрханованы беренчегә чыгарыйк
Әлеге республика конкурсы финалына чыккан 12 конкурсант арасында интернет тавыш бирүдә ул 2000 меңнән күбрәк тавыш җыеп икенче урында бара. Аңа беренчегә чыгарга булышыйк. Моның өчен "Нечкәбил" сайтында Катнашучылар өчен тавыш бирү рубрикасына керергә һәм фото астындагы түгәрәккә басарга кирәк. Бит астындагы кодны (роботлардан саклау өчен) кертү дә таләп ителә....
-
Түбән Наратбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре спектакль белән Карлыга килделәр (+фото)
Аяз Гыйләҗевнең "Ефәк баулы былбылкош" исемле ике пәрдәдән торган, аналар һәм балалар, туганнар мөнәсәбәтен яктырткан әсәрне карлылылар елый-елый карадылар. Бик актуаль, бүгенге заманда еш күзәтелгән проблема бу. Моңа кадәр карлылар Түбән Наратбашта концерт күрсәткәннәр иде. Кунак ашы кара каршы булды. Ике авылда да тамашачы артистларны аягүрә алкышлады. Концерттан кадрлар: Спектакльдән...
-
Буада чыршы кую, сату урыннары билгеле
Яңа елга ай ярым вакыт булса да, бүгеннән инде шәһәрдә чыршы кую урыннары билгеле булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева әйтүенчә, быел чыршылар, гадәттәгечә, шәһәрдә биш урынны: Үзәк, Яшьләр паркларын, шикәр заводы, "Элеватор" җәмгыяте, Вокзал территорияләрен бизәячәк. Соңгысын кую буенча әлегә сөйләшүләр бара. Шәһәрнең 23 метрлы баш чыршысы, һәрвакыттагыча, Үзәк...