17 июнь 2015 яңалыклары
-
Иртәгә мөселманнарның Рамазан ае керә
Бүген төнлә мөселманнар уразага керәләр. Рамазанда кояш чыкканчыдан алып кояш батканчыга кадәр ураза тотучылар ризык кабул итүдән тотылып торачаклар. Ә Ураза бәйрәме 17 июльгә туры килә. Быел фытра сәдакасы арпа хиасыбыннан 100 сум, ә йөзем исәбеннән 500 сум билгеләнде.
-
Шәһәрдәге 8 күпкатлы йортка капиталь ремонт бара.
Бүгенге көнгә төзекләндерү эшләре 70 процентка төгәлләнгән. Шәһәрнең Р. Люксембург урамындагы 128 "А", 132, 134, 147, Арефьев урамындагы 18, 21, Парк тыкрыгындагы 3 номерлы йортларны яңарту районның төзелеш оешмаларына йөкләнгән. Капиталь ремонт федераль, республика, район бюджетыннан бүлеп бирелгән һәм йортлардагы яшәүчеләрнең үзләренең җыелган акчаларына - барысы 22,2 миллион сум акчага...
-
Буалыларны “Гаиләне саклаучы” (“Семейный оберег”) хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз
Татарстанда авыр хаста балалар - Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентлары өчен ярдәм җыю максаты белән шул исемдәге хәйрия акциясе үткәрелә. Анда һәр буалы катнаша ала. Моның өчен үз кулларың белән эшләнгән яисә сатып алынган "гаилә сакчыларын" 22 августка кадәр район ЗАГС бүлегенә китерергә кирәк. Алар "Нечкәбил" конкурсы финалына...
-
Кичәге җил-давыл Кайрево һәм Мөкерле арасындагы кыр ышыклау полосасындагы агач-куакларны аударды
Казанда көчле боз яуды һәм яңгыр иште, агачларны куптарып атты, дип хәбәр иттеләр кичә. Буага бу мәһшәрнең "итәге" генә тиеп тиеп киткән булып чыкты. Азрак боз Казма авылында булган. Өчмунчага, Казмага яңгыр да эләккән, ә Килдуразга - тамчы да юк. Лашчы станциясендә дә яңгыр булып узган. Чурактаа Яр буе урамында...