17 октябрь 2017 яңалыклары
-
Бүген Буада ТРда бала хокуклары буенча вәкил Гузәл Удачина гражданнарны кабул итте (+фото)
Кабул итү, хәбәр ителгәнчә, алдан язылу буенча алып барылды. 4 граждан бала хокукына кагылган төрле сорауларга җаваплар алдылар. Гүзәл Любисовна аларның һәркайсын тыңлаганнан соң, анализлап, тулы җаваплар бирде. Ачыклап бетерүне таләп итүчеләренә, аларны уңай якка хәл итү мөмкинлекләрен барлап, тулы җаваплар ирештерәчәкләренә ышандырды. Кайберләре райондагы оешма-учреждениеләр компетенциясенә тапшырылды.
-
“Минем яраткан укытучым” конкурсы тәмам. Кем җиңүче?
Бүген көндезге 12 сәгатьтә бәйге тәмамланды. Анда финалчылар - шәһәрнең 2 номерлы лицее укытучылары Венера Гафурова - 500, Гүзәлия Җәләлова - 522, Людмила Насейкина - 1902, ветеринария техникумы укытучысы Гөлнара Латыйпова - 1748 һәм 1 номерлы мәктәп укытучысы Илсеяр Хиз - 704 "лайк" җыйдылар. Без аларның барысына да безнең конкурста...