18 июнь 2015 яңалыклары
-
Буада ураза тотучыларга сәхәргә тору һәм авыз ачу вакытлары
-
Шәһәрдә чүплекләр, сүтелгән гаражлар урынында волейбол-баскетбол, гимнастика-спорт мәйданчыклары пәйда булды
Шәһәрнең Некрасов урамындагы 23 номерлы йорт янында элеккеге котельный янында, Б. Хмельницкий урамы 38 номерлы йорт территориясендә резин өслекле волейбол-баскетбол мәйданчыклары сафка басты.Ә В. Трусенев исемендәге үзәк стадион территориясендә, Парк тыкрыгы 3 "А" номерлы йорты каршында - элек чүп-чар контейнерлары торган урында балалар уен җиһазлары, эскәмияләре, өстәл теннислары белән яңа...
-
Иске Суыксуда яңа мәчет манарасын күтәрделәр
Авылда бишенче мәчет бу. Манараны күтәрү тантанасында Төркиядән имам-хатыйп Госман Нури, район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов та катнашты. Кунаклар һәм җирле имам Линур хәзрәт Сабирҗанов Коръән укыдылар. Әлеге мәчетне төзетүгә, шул исәптән манара ясатуга һәм күтәрүгә акча шул авылдан чыккан эшмәкәр Шәүкәт Хәсәнҗанов финанс ярдәме күрсәтте. Аңа һәм килгән кунакларга...
-
Буада социаль хезмәткәрләр бәйрәм иттеләр (фоторепортаж)
Сүз уңаеннан, быел социаль хезмәткәрләр 327 мең сумлык дәүләт хезмәте күрсәткәннәр. Аз керемле гаиләләрдәге 110 балага сәламәтләндерү лагерьларына, бюджет өлкәсендә 23 эшләүчегә санаторийларга юллама бирелгән. Гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге аша 3365 кешегә ярдәм күрсәтелгән.
-
Кичә Мәскәүдә җырчы Жанна Фрискены җирләделәр (+фото)
16 июнь көнне онкология авыруы белән ел ярым көрәшкән 41 яше дә тулмаган җырчы якты дөнья белән мәңгегә хушлашты. Бүген мәрхүмә Мәскәүдә Николо-Архангельск зиратына җирләнә. Кичә "Крокус Сити Холл" залында яраткан җырчысы белән меңләгән халык саубуллашты. Җырчының үлеменә баш мие яман шеше авыруы сәбәпче булды. Фотолар supersolnishco.net сайтыннан алынды.