18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Бер сәгать элек Буада сайлау комиссияләре ябылды
Кичке 8 сәгатьтә районда һәм шәһәрдә сайлау участоклары ябылды. Сайлау комиссиясе ябылыр алдыннан алынган мәгълүматларга караганда, авылда яшәүчеләр 98,4 процент (барлыгы 18332 кеше), шәһәрлеләр 94,2 процент (барлыгы 15399 кеше) тавыш бирде. Сайлаулар тыныч узды.
-
Буаның сайлауларда авыл халкы активрак
15 сәгатьтә алынган мәглуматларга караганда, бу вакытка авылда яшәүчеләрнең 77,3 проценты тавыш биргән. Иске Суыксу Выселкасы, Мөкерле, Нурвахит, Бик Үти, Өчмунча, Югары Лашчы, Кайбыч, Вольнистан, Югары Наратбаш, Яңа Тинчәле авылларында тавыш бирү 90 процентны узган. Шәһәрлеләрнең тавыш бирү активлыгы 67,3 процент тәшкил итә. Буада сайлаулар тыныч уза, бу вакытка сайлау...
-
Мөкерле халкының 99 проценты тавыш бирде
Бу 12 сәгатькә алынган мәгълүматлар. Югары Наратбашта, Өчмунчада, Иске Суыксу Выселкасында тавыш бирү 90 процентка якынлашып килә. Шулай ук Аксу, Нурвахит, Каенлык, Тутай, Югары Наратбаш, Зур Кырлангы авылларында халык сайлау участокларына актив килә. Гомумән алганда, авылда яшәүчеләрнең 55,08 проценты сайлады. Шәһәрлеләр дә актив - аларның 45,15 проценты үз тавышын бирде....
-
Буа муниципаль район башлыгы тавыш бирде
9 сәгать 35 минутта муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов һәм аның тормыш иптәше Гөлнур ханым медицина училищесы бинасында урнашкан 1184 номерлы Студентлар сайлау участогында тавыш бирделәр. Бу вакытка әлге сайлау участогында 250 кеше сайлау ясаган иде инде. Беренче тапкыр тавыш бирүче 15 яшь кешенең икесе шушы вакытта сайлау участогына килделәр....
-
Буада авыл халкы да, шәһәрлеләр дә сайлауда бердәй актив
Территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, иң зур активлык Зур Кырлаңгы авылында - 55 процент. Тутай, Өчмунча авылларында бар халыкның яртысы, Иске Суыксу Выселкасында, Казмада, Чуаш Киштәгендә, Кырык Садакта, Аксуда, Каенлыкта һәм Кайбычта 40 проценттан күбрәге үз тавышын бирергә өлгергән. Шәһәр сайлау участокларыннан 40 процентлы күрсәткеч Мәктәп сайлау участогында. Шулай...
-
Буада иртәнге сәгать 8дә барлык сайлау участоклары эшли башлады
Бүген буалылар җиденче чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстан мәнфәгатьләрен кемнәр яклаячагын ачыклаячаклар. Шул ук вакытта 8 сайлау округында җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлау уза. Иртәнге 8 сәгатьтә шәһәрдә 15, авылларда 56 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Алар кичке сәгать 8дә ябылачак. Халык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр сайлау участокларын актив киләләр....