18 декабрь 2017 яңалыклары
-
Елның иң кɵтелгән музыкаль вакыйгасы – «Татар җыры»ның НӘТИҖӘЛӘРЕ билгеле булды
«Пирамида» күңел ачу үзәгендә, елның иң кɵтелгән музыкаль вакыйгасы - XVIII «Татар җыры» халыкара эстрада фестивале узды. Меңләгән тамашачы уникаль шоу шаһиты булды һәм бɵтенлэй башка, яңа «Татар җыры» белән танышты. Фестивальнең башыннан ахырына кадәр барган узгәрешләрне һәркем тойгандыр: яңа бизәлеш, яңа музыкаль борылышлар, яңа тɵсләр. 18 яшен «Татар җыры»...
-
Буа районы укучысы “Киләчәккә билет”ка ия булды (+фото)
Зур Фролово гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Наил Насыйбуллин "Киләчәккә билет" республика конкурсында җиңү яулады. ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы оештырган бәйге республиканың кадрлар потенциалын үстерүдә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруны максат итеп куйды. Конкурска эшче белгечләрнең спецификасын һәм эшче һөнәрләрнең перспективасын яктыртучы эшләр кабул ителде. Финалга...
-
Игътибар! Безнең яңа конкурс “Мине этем нәрсә эшли белә?”
Редакция сайты, газетасы, телевидениесе яңа конкурс игълан итә. Ул киләсе 2018 елның хуҗасы эткә багышланачак. Бу бәйгедә катнашырга теләгән һәркем безнең bayrakbua@mail.ru электрон почтасына - конкурс "Минем этем нәрсә эшли белә?" билгесе белән этенең нәрсә эшли белүе турында кыска гына видео форматта җибәрә ала. Шулай ук аның кушаматын, яшен, сезгә...
-
Буа балалары Кыш бабайдан нәрсә сорап хат язалар?
Районара почтамптан алынган мәгълүматларга караганда, Буада яшәүче балалар Кыш бабайга хатны ноябрь ахырында ук яза башлаганнар. Нәрсә сорап язуларын, әлбәттә, почта хезмәткәрләрен белми, чөнки хатны ачарга аларның хаклары юк, ә менә ишетеп белүләренчә, алар планшет һәм айфон сорап язалар икән. Тик кайберләренең хатлары, адресны ялгыш язу сәбәпле, Кыш бабайга барып...
-
Татарстанда полицейскийлар 1355 легаль булмаган сим-карта алдылар, ә Буада?
Интернет сайтлар язуынча, республикада "Легаль булмаган абонент" профилактик операция үткәрелде. Аның барышында полицейскийлар иясе булмаган сим-карталар булу-булмавын ачыкладылар. Нәтиҗәдә, әйләнештән 1355 сим карта алынды. Андыйларны гадәттә, җинаятьчеләр куллана. Мондый операция Буада да узды. Бездә легаль булмаган сим-карталар табылмады. фото: oficery.ru
-
Буалы телефонына шалтыраткан чит номерны ала һәм...
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 12 декабрь көнне кичке 4 тулганда 1957 елгы хатын-кызның кесә телефонына таныш булмаган номердан шалтыраталар. Элемтәгә чыккан ир-ат аңа банкомат карточкасының ябылуын, аны яңадан ачу өчен карточканың пин-кодларын әйтүне сорый. Тегесе шулай эшли дә. Озак та үтми аның карточкасыннан 30 мең сум акча...
-
Буада хатын-кыз хатын-кызның банкомат карточкасын урлаган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең "Тургай" сәүдә үзәге территориясендәге сәүдә ноктасында сату итүче 1989 елгы хатын-кыз банкомат карточкасы югалуын һәм аңардан 3 мең сум акча алуларын белә. Бу хакта полициягә хәбәр итә. Полицейскийлар каракның эзенә тиз төшәләр, ул - 1971 елгы хатын-кыз. Бу факт буенча җинаять эше...
-
Буада ветеранның Җиңү көне бүләген һәм акчасын урлаганнар
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, район авылларының берсендә яшәүче 35 яшьлек ир-ат, 1924 елгы авылдашының өенә тәрәзә аша кереп, аның Җиңү көненә бирелгән бүләк җыелмасын урлый. Шулай ук бу ир-атның бабайдан 25 мең сум акча урлавы да ачыкланды. Тикшерү бара.