19 июль 2016 яңалыклары
-
Бурычлары аркасында буалылар чит илгә ял итәргә бара алмыйлар
Суд приставларының Буа, Апас һәм Кайбыч районнары буенча начальнигы Айрат Шәкүров сүзләренә караганда, быел өч район буенча 224 бурычлы исәпләнә. Шуларның 75е алимент, 84е кредит түләмәгән өчен "кара" исемлеккә кертелгән. Калганнары башка мәҗбүри түләүләрне кертмәгән өчен суд приставларының күз уңына эләккән. Алар бурычларын түләмичә чит илгә чыга алмаячаклар. фото: om1.ru
-
Буалыларны август аенда өстәмә бер көн ял көтә
30 август көнне татарстанлылар ял итәчәк. Бу республика көнен билгеләп үтү белән бәйле. Календарь буенча әлеге көн сишәмбегә туры килә. 29 августта бәйрәм көне буларак эш сәгате 1 сәгатькә кыскара. Чыганак: efir24.
-
Буада уракка чыктылар
Урып-җыю эшләренә районның барлык хуҗалыклары диярлек керештеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 1771 гектарда көзге бодай, 102 гектарда арыш суктырылган. Әлегә лидерлык "Авангард" агрофирмасында. Биредә уңыш 842 гектарда җыеп алынган, ындыр табагына 4124 тонна ашлык кайтарылган. Район буенча барлыгы 7620 тонна бодай, 432 тонна арыш...
-
Зөягә, карлыга, буа-күлләргә зыян салучы буалыларны штрафлар көтә
Җәйге челләдә халык су буена килергә ярата. Бу чорда су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу очраклары да арта. Исегезгә төшерәбез, Зөя һәм Карлы елгаларынан алып 200 метр, җирле билгеләнүдәге су объектларыннан (плотиналардан, күлләрдән) 50 метр киңлектәге территория су саклагыч зонага керә. Анда транспорт куярга да, төрле корылмалар ясарга да, шулай ук...