20 октябрь 2017 яңалыклары
-
Буаның булачак ташчыларыннан иң остасы кем? (+ фото)
Моны ачыклауга багышланган бәйге узды Буа ветеринария техникумында. Ул WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының "Кирпеч өю" компетенциясе буенча оештырылды. Сайлап алу турын уңышлы узган егет Буа данын челтәр этабында якларга тиеш булачак. Шуңа да биредә "Гомумтөзелеш эшләре остасы" бүлегенең икенче-өченче курсларында белем алучы җиде егет алдан бирелгән схема буенча диварны бик...
-
Буада булачак ветеринарлар ярышты (фоторепортаж)
Биредә "Ветеринария" компетенциясе буенча WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабы узды. Анда Буа ветеринария техникумыннан, Казан ветеринария академиясеннән, Минзәлә һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумнарыннан өчәр студент катнашты. Алар өч модульдә - микробиология, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү, бозауларның сәламәтлеге дәрәҗәсен ачыклау өлкәсендә белемнәрен, осталыкларын сынадылар. Эшләрен төрле уку...
-
Яшь картингчылар - Буаның полиция хезмәткәре балалары район данын яклады (фоторепортаж)
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казанда министрлык кубогына картинг ярышлары узды. Ул быел 12нче тапкыр уздырыла. Анда Буадан район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе, юстиция капитаны Гөлнара Нәфиеваның балалары Ландыш белән Айзат катнаштылар. Гөлнара үзе әйтүенчә, Ландыш 12-16яшьлекләр арасында 8нче урын, ә Айзат 9-12 яшьлекләр арасында 9нчы урын алды....
-
Яшевкадан фермер сыерлар санын ничек арттырган? (+фото)
Бүген Петр Лапшинның гаилә фермасында барлыгы 80 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 46 савым сыеры асрала. 30 сыерны ул әле шушы көннәрдә генә алган. Мондый мөмкинлеккә Петр Николаевич "Яңа эш башлаучы фермер" конкурсында җиңеп ирешкән. 3 миллион сумлык грант акчасына тагын "МТЗ-82" тракторы да алган. Фермер малларга терлек азыгын...
-
Күрше районда 18 яшьлек “Лада” йөртүче Иделдә автомобилен батырган (фоторепортаж)
Йөртүченең үзенә зыян килмәгән. Ә автомобильне судан тартып чыгарганнар.
-
Буалылар, “Сугыш еллары фотохроникасы” архивында фото истәлекләр калдырыгыз (+фото)
Быелның апрель аеннан башлап ТР ветераннариның региональ иҗтимагый оешмасы "Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы" дигән акция игълан итә. Аның кысаларында сугыш елларындагы фотографияләрнең электрон архивы тупланып, ул "ТР Милли музее"на саклауга тапшырылачак. Сугыш еллары фотохроникасы электрон архивында әлеге фотолардагы кешеләр, аның нинди вакыйга урынында булуы, фотографияне кем кулы белән...
-
Буада җәяүле аркылы чыгу урыныда тагын бер светофор кайда урнашты?
Шәһәрнең Ефремов белән Вахитов урамнары киселешендә. Бүген иртән электрчылар сигнал утларын бөркеттеләр. Автомобиль агымы интенсив булган әлеге урында җәяүлеләр өчен светофор чын мәгънәседә уңайлы булачак.
-
Горький тимер юлы начальнигы Анатолий Лесун ни өчен иртән Буага туктады (фоторепортаж)
1942 елның гыйнварында Иосиф Сталинның "Свияжск-Ульяновск- Сталинград" тимер юл линиясе "Запас чыбыгы" төзү турында боерыгы чыга. Шул елны Буа районы территориясендә "Свияжск-Ульяновск" тимер юл линиясен төзү эше башлана. 10 ай эчендә ул сафка бастырыла. Буген тимер юлның административ бинасында әлеге датага 75 ел тулу уңаеннан музей бүлмәсе ачу тантанасы булды....