Раисага елмаю килешә
8 Март уңаеннан газета түренә куярлык мәкалә героен эзләдек һәм таптык. Раиса Мөлекованың кулыннан килмәгән эше юк. Кем әйтмешли, судан да камыр куеп, авызда эрерлек тәмле ризыклар пешерә, таш өстендә гөл-чәчәкләр үстерә.
Раиса ханымның камыр азыклары пешерү остасы даны күптән таралган. "Фабричный" булып пеш-кән бәлешләрен, кем әйт-мешли, кулдан тартып алалар....