Тирә-ягыбызны чүпләмик
Шәһәрдәге кайбер оешма-предприятиеләр каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга күптармаклы коммуналь хуҗалык белән бүгенгәчә килешү төземәгән. Шәхси секторда яшәүчеләрнең кайберләре исә үз территориясе чисталыгын гына кайгырта. Ә табигатьне кем сакларга тиеш?
Икътисадчы Раиса Кузьминцова әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәрдә урнашкан 89 предприятие һәм 75 шәхси эшмәкәр коммуналчылар хезмәтеннән файдалана. Алардан һәм шәхси сектордан...