“Безнең матур ишегалды” конкурсының җиңүчесе билгеле
Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның финал өлеше тәмамланды. Анда "Теремок" бакчасы 3494, "Әкият" - 4292, "Батыр" - 3952, "Аленушка" 541, "Ак каен" 3846 "лайк" җыйды. Димәк иң күп "лайк"ны җыючы "Әкият" балалар бакчасы җиңүче исеменә лаек булды. Җиңүче бакчаның фоторәсемен газетада бастырабыз, ТВда сюжет әзерлибез, радио дулкыннарында яңгыратабыз, сайтка урнаштырабыз....