Бүген төнлә Зөя елгасы күперен саклаучылар суда яшь хатын-кызны коткарганнар (+фото)
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген төнге 1нчедә Зөя елгасы аша узучы күпердән 1997 елгы буалы хатын-кыз суга егылып төшкән. Аны күпердә постта торучылар - ведомство сагының 4нче разряд стрелогы Илнур Фәхретдинов
һәм аның иптәше коткаралар. Хезмәткәрләр күпер территориясен карап узганда хатын-кыз елаган тавыш ишетәләр һәм, аның суга...