Буаның кайсы урамнарында юллар ремонтлана?
Яз җылы һәм кояш белән генә түгел, юлларда “кариес”, чокырлар белән дә ассоциацияләнә. Кайда асфальтны “ямарга”, кайда капиталь ремонт кирәк. Район Советы аппаратының гомуми бүлеге начальнигы Ранис Бәдертдинов белдерүенчә, юлчыларга эш фронты инде әзер, бары тик шәһәр юлларының кардан ачылганын гына көтәләр.