Буа авылларында кош гриппы табылды
Район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Ранис Нигъмәтуллин әйтүенчә, Ташкичү, Түбән Наратбаш авылларында берәр, Вольнистанда ике хуҗалыкта тавыкларның һәм үрдәкләрнең кош гриппы аркасында үлүе рәсми рәвештә расланган.