21 июль 2015 яңалыклары
-
Буага Рөстәм Миңнеханов килде (фоторепортаж)
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов утырган вертолет бүген көндез дүртенче ярты булганчы Буа җиренә төште. Республика лидеры алдан билгеләнгән вакыттан 10 минутка иртәрәк тә килеп җитте. Ул алдан яңа төзелгән "Светофорик" балалар бакчасын ачуда катнашты. Ул, бинаның эченә үткәч, бакчаның Казандагылар белән янәшә куярлык заманча, матур булуын...
-
Безнең сайтны Америкада да укыйлар
Кадерле укучыларыбыз! Сезнең саныгыз көннән-көн күбрәк булуы безне шатландыра. Ә бүген сайтка керүчеләрнең географиясе белән дә таныштык. Безне Россиядән кала иң күбе Америкада, аннары Казахстанда, Украинада, Белоруссиядә укыйлар икән. Бразилиядән, Германиядән, Бөекбританиядән, Испаниядән, Чехиядән берәр кеше безнең сайт аша Буадагы хәбәрләр белән таныша. Бик күңелгә ятышлы статистика. Берочтан укучыларыбызга, сайтның...
-
Буада канализация суларын талон буенча суырталар
Шәхси йортларда яшәүчеләр-гә, ягъни су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган, әмма су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына тоташтырылмаган капиталь төзелеш объектлары абонентларына июнь ае-на су өчен түләү квитанциясе калын булып килде. Аңа хуҗалыктан чыгарылучы сыек көнкүреш калдыкларының исәбен алып бару өчен махсус журнал һәм калдыкларны алып китүчегә бирелергә тиешле талоннар ияртелгән....
-
Буадан Игорь Мамкин һәм аның эте “Гордый Ветер” (Гектор) Россиядә иң оста эзләүче-коткаручылар (+фото)
Игорь Мамкин - 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядының 1 класслы коткаручысы. Күптән түгел ул "Гордый Ветер" (Гектор) кушаматлы эте белән Пермь краеның Березники шәһәрендә үткән "Коткаручыларның Россия берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының эзләү кинология расчетларының II ачык Бөтенроссия сертификацияләү бәйгесендә җиңеп кайтты. Малинуа овчаркасы белән бергә өчтөрлелек ярышларында, "Күндәмлекне һәм җитезлекне...
-
Сатучыга бер шешә сыра саткан өчен җәза бирелде
Соңгы көннәрдә шәһәрдә дә, авылда да алкогольле эчемлекләр сату кагыйдәсен бозуның берәр факты теркәлде. 12 июльдә шәһәрдәге тәүлек буе эшләүче кибетләрнең берсендә сатучы хатын-кыз төнге 12нче яртыда 1 шешә сыра сата. Закон буенча кибетләрдә кичке 10 сәгатьтән соң алкоголь сату тыела. Тыюны санга сукмаган сатучыга карата административ беркетмә тутырылды. 18...
-
Кабыргалары сынган, баш мие селкенгән Мөкерледә яшәүче өенә кайтып барганда дәваханәгә эләкте
Барысына да тизлек һәм аракы гаепле. Узган атнаның чәршәмбесендә ул кичке алтыда салган килеш скутерга утырып эштән кайтып барганда, идарәне югалтып, авыл уртасында - аның Үзәк урамында юл кырыена тәгәри. Нәтиҗәдә кабыргасы сынган, уң як терсәге җәрәхәтләнгән, маңгае, битләре канаган, баш мие селкенгән 1970 елгы ир-ат өенә кайтасы урынга дәваханәгә...