21 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Буада егетләрне армия хезмәтенә озаттылар + фото
Хәрби комиссариаттан алынган мәгълүматларга караганда, чираттагы чакыру буенча 15 буалы егет армиягә китте. Аларга муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, егетләрнең әти-әниләре хәерле юл теләделәр.
-
Үзара салым буенча җирле референдумнар үтте. Буа районында яшәүчеләр акчаны нәрсәгә тотачаклар?
Кичә районда гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум узды. Бу уңайдан без Кайбыч һәм Адав-Толымбай авыл җирлекләрендә референдумның барышы белән таныштык. Кайбыч авыл җирлегенә кергән Югары Наратбаш авылында референдумда 98 кеше катнашты. Анда халыктан җыелган акчага авыл эчендәге юлларга таш түшәү мәсьәләсе каралды. Әлеге тәкъдим...