22 февраль 2018 яңалыклары
-
Буалыларга “Татмедиа”дан бүләкләр тапшырылды (+фото)
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте язылучылары арасында призлар уйнатуы турында хәбәр иткән идек инде. Кызыксындыру бүләгенә Аксу авылыннан Алинә Самитова лаек булды. Өченче сыйныфта укучы кыз укырга бик ярата. Әти-әнисе аңа "Салават күпере", "Сабантуй", "Тылсымлы куллар", "Сәхнә", "Ялкын" журналарын алдыра. Алинә әлеге басмалар үткәргән төрле конкурсларда да теләп катнаша һәм бүләкләр ала....
-
Буага министр урынбасары килде (+ фото)
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова районга соицаль учреждениеләр хезмәт коллективлары белән очрашу максатында килде. Буа муниципаль районы да катнашкан очрашу Буа дәүләт драма театры бинасында узды. Социаль яклау идарәсе начальнигы Ләйлә Камалова социаль учреждениеләрнең 2017 елга нәтиҗәләре һәм алда торган...
-
Ике айда түләп бетерергә: Адав-Толымбайда йортлары янган Гайнулловларга шундый шарт куйганнар
Узган җәй төнлә янгын чыгып урамда калган күп балалы әлеге гаиләнең алга табан түләү шарты белән йортта яши башлаулары турында язган идек инде. Үзләре һәм буалылар тырышлыгы белән тиенләп җыеп, алар 350 мең сум торган әлеге йорт бәясенең 250 мең сумын түләделәр. Шушы көннәрдә алар алдына шундый шарт куелды: ике...
-
Буада балалар әтиләргә каршы чыгачак
Бүген "Арктика" спорт мәктәбендә "Әтиләр" һәм "Балалар" командалары арасында хоккей ярышлары үтәчәк. Яшь хоккейчылар 2008-2009 елгы уенчылар. Оештыручылар бозда "кызу" булачагына ышандыра. Килми калмагыз. Ярышлар 17.45 сәгатьтә башланачак.
-
Бүгеннән башлап Буа радиосын безнең сайттан да тыңлап була
Бүген "Байрак" сайтында яңа мөмкинлек ачылды. Хәзер аның аша үзебезнең "Буа FM" радиосын да тыңлап була. Моның өчен сайтның уң як баганасында "Радио "Күңел" Буа FM" дигән баннерга (скриншотта ул кызыл ук белән күрсәтелгән) басарга кирәк. Өендә радиосы булмаганнар яки радиосы антенналары тотып бетерә алмаганнар өчен менә дигән яхшы мөмкинлек...
-
Буалылар, сезне 25 февральдә Чаңгы базасында көтәләр. Ни өчен?
Бу көнне яңа гына сафка баскан Чаңгы базасын ачу тантанасы була. Ул 11 сәгатькә билгеләнгән. Ә 11.30 сәгатьтә биредә СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгыда узышу буенча ачык шәхси районара ярышлар башлана. Башта 19 яшькә кадәрге чаңгычылар 5 километрда узышачак. 12 сәгатьтә старт 40 яшькә кадәргеләр (ул яшьтәгеләрне дә...
-
Бер сәгать элек Буага Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин килде (фоторепортаж)