22 июль 2015 яңалыклары
-
“Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясе кәгазь медицина полисына өстәп пластиклысын да бирә
Полисның стандарт төрен (кәгазьлесен) алу мөһим булса, аның пластик дубликаты уңайлылык өчен генә чыгарылды. Әлбәттә, оригиналны алмыйча аның пластик төрен бирмәячәкләр. Соңгысы бары Татарстан Республикасы территориясендә генә гамәлдә. Пластик медицина полисы түләүсез бирелә. Аны алу өчен яңа полис, паспорт белән "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясенең офисына килеп гариза язарга кирәк. Дәваханәнең...
-
Лениногорскта яшәүче авылдаш Иске Суыксу мәчетенә 100 мең сум акча бирде
Рафаэль Хәсәнов биргән әлеге суммага авылның, халык телендә әйтсәк, Урталык урамында иске мәчет урынында калкып чыккан яңа мәчеткә зур келәм, тәрәзәләренә пәрдәләр, башка кирәк-яраклар сатып алдылар. Рафаэль Хәсәнов Иске Суыксу авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яши, торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендә җитәкче булып эшли.
-
Энгель Фәттахов: “БДИдә иң күп тәртип бозучылар арасында Буа да бар”
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында журналистлар белән узган очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бердәм дәүләт имтиханнарында тәртип бозучыларның "кара" исемлеген атады. Анда Питрәч, Чүпрәле, Түбән Кама, Әлки районнары белән бергә Буа да керә. Барлыгы 7 укучы шпаргалка һәм телефон алып кергән өчен имтиханнан кабат тапшыруга хокук бирелмичә куып...
-
Республикада 10-11 сыйныфларда укучылар санын киметергә җыеналар
10-11 сыйныфларда укучылар санын киметү турында карарны Татарстан Республикасының Куркынычсызлык Советы кабул иткән. Киләчәктә 9 сыйныфтан соң мәктәптә укуны, совет заманнарында кебек, чыгарылышларның бары тик 35-40 проценты гына дәвам итәргә тиеш. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында бу процессны ашыктырмаска, ә эзлекле рәвештә кертергә вәгъдә итәләр.
-
Буаның Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары тыкрыгы иң “аварияле” исеме алды
Анда соңгы ДТП 19 июльдә булды. Гагарин урамы буйлап баш юлдан килүче "ВАЗ-2112" автомобиленә Р. Люксембург буйлап хәрәкәт итүче "Дэу Матиз" килеп керде. Казаннан килгән "Матиз"ның "юл бир" билгесенә игътибар итмичә, тыкрыкны үтәргә омтылышы ике автомобильнең дә зур механик зыян алуына китерде. Бәхеткә, уникенче модельле "Жигули" йөртүчесе хатын-кыз да, кагыйдә...