22 декабрь 2017 яңалыклары
-
Буалы ир вак авария ясап та чак кына “правасыз” калмады
20 декабрьдә Космовский урамында 1999 елгы ир-егет, "ВАЗ-2114"ны артка атлатып, икенче автомобильгә зур булмаган зыян сала. Һәм, моңа игътибар бирмичә, автомобилендә китеп бара. Каза күрүче, транспортының сул як крылосы җимерелүен күргәч, ЮХИДИгә хәбәр итә. Тик авария ясаучы бу хакта үзе дә инспекторларга мөрәҗәгать иткән була. ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,...
-
Буада ДТП урынныннан качучыны “эләктерделәр”
4 декабрь иртәсендә юл-патруль хезмәтчелеге хезмәткәрләре әйләнеч юл кырыенда (ЮХИДИнең административ бинасыннан ерак түгел) ДТП урынына чыкканда авариягә очраган автомобиль янында беркем булмый. Без бу хакта хәбәр иткән идек инде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү барышында авариянең килеп чыгу сәбәпләрен һәм транспорт чарасының кемнеке булуын ачыкладылар. «Шевроле Лачетти» 1984 елгы...
-
Безнең сайт һәм телевидение кабат республикада лидерлар рәтендә!
Бүген "Татмедиа" медиахолдингында район массакүләм мәгълүмат чараларының эшен билгеләделәр. Быел да безнең сайт өченче ел рәттән "Ел лидеры" исемен алды. Бу уңайдан укучыларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез. Сәгать саен хәбәрләр җиткерүче сайт белән бергә калыгыз! Шул исәптән быел гына республиканың "Татарстан 24" платформасында эшли башлаган телевидениебез дә иң яхшылар рәтенә керде. Күрәсездер,...
-
Яңа ел ялларында Буада поликлиника ничек эшли?
Поликлиника мөдире Наилә Гыймадиева сүзләренә караганда, 3, 6 гыйнвар көннәрендә 1 номерлы поликлиникада (искесендә) иртәнге 8дән көндезге 1гә кадәр терапевт, теш табибы, педиатр һәм башка тар профильле табиблар эшләячәкләр. Калган көннәрне халыкка кизү торучы табиблар медицина ярдәме күрсәтәчәкләр.
-
Буада Яңа ел салюты кайчан “атачагы” билгеле
Район башкарма комитетының оештыру бүлегеннән алынган мәгьлүматларга караганда, Буада төп чыршы (Үзәк паркта) 29 декабрь көнне кичке 6нчы яртыда ачылачак. Аңа кадәр Яшьләр паркындагысы ачылачак. Ә Яңа ел салютын 31 декабрь көнне кичке 7 сәгатьтә үзәк паркта төп чыршы янында "атачаклар".
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр автобусы сәгать ничәгә кадәр йөри?
Район башкарма комитетының юл, траспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдретдинов әйтүенчә, шәһәр буенча "Космовский", "Ефремов", "Көнбатыш бистәсе" маршрутлары буенча йөрүче автобуслар районның төп чыршысы ачылган һәм Яңа ел салюты булган көнне кичке 10га кадәр йөриячәк. Ә Яңа ел каникулларында алар кичке 7 сәгатькә кадәр йөрергә тиешләр.
-
Буалы авыл җирлекләре башлыклары бер-берсенә нигә кунакка йөри? (фоторепортаж)
Коллегаларының уңай тәҗрибәсе белән танышыр өчен. Бу максатта районда узган атнада "Чикләрсез тәҗрибә" программасы старт алды. Мондый очрашуларда шулай ук район җитәкчелеге, төрле ведомстволар җитәкчеләре һәм вәкилләре дә катнаша. Беренче тукталыш Аксу авыл җирлегендә иде, бүген Мөкерле авыл җирлеге белән таныштылар. Аңа кергән авыллардагы социаль объектларны карадылар, аларда эш барышы...
-
Буа ЗАГСы кунаклар җыйды: алтын һәм бриллиант парларны, яшь әниләрне һәм укучыларны. Ни сәбәпле? (+ фоторепортаж)
Юбилейлы датаны алар шатлыклы вакыйгалар кичерүче башка буалылар белән бергә билеләп үттеләр. Бу көнне ЗАГСка кунакка шәһәрдән 60 ел бергә гомер кичерүче Нина һәм Александр Кузнецовларны, алтын туйларын билгеләп үтүче Валентина һәм Николай Кирилловларны, Галина һәм Николай Шубиннарны чакырдылар. Галина Дмитриевна өчен бу көн икеләтә бәйрәм. Ул үзе дә 9...
-
Буа ЗАГСын юбилей белән котладылар (+ фото)
Биредә тантана Россия ЗАГС органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева, хезмәткәрләр Люция Җамалетдинова, Фәния Кадыйрова, авыл җирлекләре секретарьлары адресына котлауларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская һәм...
-
Дәваханәдәге “коррупция әрҗәсе”ннән Буаның баш табибы кулына нинди хатлар кергән?
Бу хакта баш табиб Рөстәм Сәмәрханов бүген район Советы утырышлар залында узган коррупциягә каршы коррдинация эшчәнлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында җиткерде. Рөстәм Әбрарович сүзләренә караганда, район дәваханәсе поликлиникасында гражданнарга коррупция очраклары турында мөрәҗәгатьләр язып салу өчен махсус әрҗә урнаштырылган. Быел пациентлардан барлыгы дүрт мөрәҗәгать кергән. Аларның берсендә дә коррупция очраклары...