24 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Буадан ерак түгел автомобиль әйләнеп капланды (+фото)
Бу хәл бүген иртән Ульяновск - Казан трассасында Буадан Казанга табан 10 километр ераклыкта була. 1996 елгы хатын-кыз идарә иткән "Шевроле" автомобиле, йөртүченең идарәне югалтуы аркасында, юл читенә төшеп каплана. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары килеп җиткәндә йөртүче һәм пассажир хатын-кыз автомобильдән мөстәкыйль рәвештә чыккан булалар, зыян күрмиләр. Коткаручылар...
-
Буада зур кар белән ничек көрәшәләр?
Өч көннән бирле табигать карга юмарт. Ул тәүлек буе ява диярлек. "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" җәмгыяте баш инженеры Илнур Мөстәкыймов белдерүенчә, кар чистарту бригадасы өч сменада эшли. Барысы берәмлек техника җәлеп ителгән - 4 КДМ, 6 трактор, ике төяткеч, бер мини-трактор, автогрейдер. -Әлегә карны түгү урынына чыгарганыбыз юк. Кар туктагач,...
-
Буада кайчан 3 градуска кадәр җылыта?
Быелгы кыш салкын яратучылар өчен түгел. Узган атнада булган суыклардан соң, көннәр тагын җылыта башлады. Гисметео сайтындагы ике атналык һава торышы фаразларына караганда, киләсе атнада 2 февральдә термометр баганасы +2, ә 3сендә +3 градусны күрсәтә. Аннан соң да синоптиклар суыклар вәгьдә итмиләр.
-
Буа полицейскийлары зыянлы алкоголь алып кайтучыларны тоткарладылар (фоторепортаж)
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, беренчесе шәһәрнең Ефремов урамында "Ситроен" автомобилен (йөртүчесе 1963 елгы Пермьдә яшәүче ир-ат) туктаталар. Аның фургонында 1682 литр аракы һәм шуларның берничәсе коньяк була. ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы әлеге сыеклык кеше сәламәтлегенә зыянлы, дип нәтиҗә бирә. Икенчесендә 15 литр аракы...