24 октябрь 2016 яңалыклары
-
Ринат Рахматуллинны ни өчен "Мишәрләрем"нән төшереп калдырганнар?
Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллин "Мишәрләрем" проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамады. Ринатның бу шәһәрләргә ни сәбәпле килә алмавын белергә теләп, җырчының тугры тамашачылары безгә мөрәҗәгать итте. Без исә мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Ринат Рахматуллинның үзе белән элемтәгә кердек. - 22 октябрьдә - Уфада, 23 октябрьдә Оренбургта...
-
Буалы чыгарылыш сыйныфлар ГТО тапшыра
Алар өчен шәһәрнең үзәк стадионында "Хезмәткә һәм оборонага әзер!" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының көзге Фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән 100дән күбрәк 11 сыйныф укучысы үзләрен йөгерүдә, спорт снарядын ыргытуда сынадылар. Фестивальнең икенче этабы ноябрь аенда булачак. Нәтиҗәләр декабрь азагында ясалачак. Анда аерым сынау төрләре һәм күптөрлелек буенча җиңүчеләр,...
-
Буада футбол сезонының соңгы матчында кем җиңде?
Футбол сезонын ябу кысаларында мини-футбол бәйгесе узды Буада узган шимбәдә. Анда өч команда - шәһәрдән "Олимп", Ырыңгыдан - "Авангард" һәм ветехникум командасы катнашты. Беренче урынны "Олимп", икенчене - ырыңгылылар алды.
-
Кичә Казан – Ульяновск юлында һәлакәт булды
23 октябрьдә 12 сәгать 50 минутта автотрассаның 63нче километрында 1969 елгы "КамАЗ" йөртүчесе җәяүлене бәрдерде. Фаразлау буенча җәяүле хәрәкәт полосасына көтмәгәндә чабып чыккан. Ул алган яраларыннан үлгән.
-
Буалыларны Дәүләт Думасы депутаты кабул итә
27 октябрьдә 12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр муниципаль район Советының утырышлар залында буалыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров кабул итә. Кабул итүгә язылу өчен телефон: 3-44-29, 3-56-41.
-
Бүген Татарстанның кайсы районнарында “калайчы көне” булды
Бүген иртән республиканың бездән төньяк-көнчыгыштарак урнашкан районнарында - Мамадышта, Яр Чаллыда беренче кар яудаы һәм юлларда автомобиль "бөкеләре", аварияләре тудырды. Бу көнне әлеге районнарда рәсми булмаган "калайчы көне" үтте.