25 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Буадан автор-башкаручы Ринат Рахматуллин кайсы азыкны тәмле итеп пешерә?
-
Буада 20 яшьлек егет кибеттән хушбуй урламакчы булган
Узган җомгада кичке 7 тулганда 20 яшьлек егет шәһәрдәге көнкүреш химия товарлары сатыла торган сәүдә үзәгеннән түләмичә генә гомуми суммасы 8688 сумлык булган өч шешә һушбуй алып чыкканда тотылган. Егетнең юлына ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре каршы төшә. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара.
-
Ташкичү авылының элемтә бүлекчәсенә караклар кергәннәр
Ташкичү авылының (Тимбай авыл җирлеге) авыл җирлеге башлыгы элемтә бүлекчәсенә караклар кергәнлеге турында полициягә хәбәр итә. Билгесез затлар элемтә бүлекчәсе урнашкан бинаның ишектәге биген җимереп кереп, аннан 16439 сумлык товар урлаганнар. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Буада гыйнвар ахырында туган көннәрен билгеләп үтүче җитәкчеләр
Бүген "Алан" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте директоры Рафаэль Бари улы Хәмидуллинның (рәсемдә сулдан өченче) туган көне. 27 гыйнварда гомер бәйрәмен инкассациянең Буа участогы җитәкчесе Илгиз Нияз улы Сәфәров билгеләп үтәчәк. Гыйнварның соңгы көнендә ике җитәкченең туган көннәре - Яшел Үзән шәһәрендә (Буа шәһәрендә) дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты Марс Мөхәммәтшан улы...