25 июль 2016 яңалыклары
-
Ырыңгыда “Сувар” газетасы кубогына мини футбол ярышлары узды
Федераль программа буенча төзелгән футбол кырында шимбә көнне Ырыңгының ике, Әлши, Боерган, Чуаш Киштәге командалары төп приз өчен көрәште. Беренчелек кыр хуҗаларында - Ырыңгының 1 номерлы командасы уенчыларында, икенче урында Әлши, өченчедә Чуаш Киштәге футболчылары. "Сувар"ның баш редакторы Константин Малышев әйтүенчә, алга таба газета кубогына турнирлар үткәрү традициягә керәчәк.
-
Июль азагында туган көн каршылаучы буалы җитәкчеләр (+фото)
Иртәгә Буа ЗУЭСы начальнигы Петр Николаевич Беловның туган көне. Шулай ук яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Владимир Анатольевич Храмов, картлр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Миңнерафыйк Расыйх улы Закиров гомер бәйрәмнәрен каршылыйлар. 28 июльдә Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Мәҗит улы Гыйниятуллин, 29ында район башкарма комитетының архив бүлеге...
-
Буалылар ярты елда 191 мең сумнан күбрәк административ штрафка тартылдылар
Узган яртыеллыкта муниципаль районның административ комиссиясе административ хокук бозучыларны 191100 сумлык штрафка тартты. Административ җаваплылыкка тартылучылар нигездә "кызыл сызык"тан чыгып йорт каршына төзелеш материаллары, чүп-чар өючеләр, аны яндыручылар, мал-туарны урамга чыгарып йөртүчеләр, автомомблильне ярамаган урында юуучылар һәм башкалар. Комиссия шундый эчтәлекле 94 беркетмәне карады. Исегезгә төшерәбез, шәһәр һәм авыл җирлекләрен...
-
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә
Кайбер хуҗалыкларда көзге культуралар белән беррәттән арпа һәм борчак җыюга да керешетеләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 25 июльгә барлыгы 9571 гектарда бөреклеләр урдырылды, 9321 гектарда суктырылды, 37189 тонны ашлык җыеп алынды. Шул исәптән бодай барлыгы 9 мең гектарга якын мәйданда суктырылган, 35 мең тоннадан...