26 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Буада “Ак Барс Буа” агрофирмасы филиалларында җитәкчеләр билгеләнде
Агрофирманың 2 номерлы "Дружба" филиалына Радик Ринат улы Гыйсмәтов җитәкчелек итәчәк. Ул моңа кадәр "Ак Барс Буа"ның 1 номерлы "Тахарьял" филиалы директоры иде. 1 номерлы филиалга җитәкче итеп Радик Ринатовичның урынбасары булып эшләгән Евгений Алексеевич Савельев билгеләнде.
-
Буа ветеринария техникумында “Ретро-бал” узды (фоторепортаж)
Әлеге чара Татьяна көненә багышланды. Техникумда укучы бердәнбер Татьянаны котладылар. Аннан бал башланып китте. Анда төрле төркемнәрдән 23 пар катнашты. Егетләр, кызлар чит ил классика биюләрен - полонез, менуэт, вальс башкардылар. Шулай ук парларның киемнәре дә бәяләнде. Бәйге нәтиҗәләре буенча бал патшасы һәм патшабикәсе итеп Раил Булатовны һәм Марина Ибраһимованы...
-
Буалы пассажир хатын-кыз Апас районындагы ДТПда һәлак булды (+ фото)
Буада яшәүче 1949 елгы хатын-кызның үлеменә, тагын биш кешенең төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуына китергән өч автомобиль катнашындагы әлеге юл-транспорт вакыйгасы шимбә иртәсендә Казан-Ульяновск автомобиль юлының Апас районы территориясендә булды. Казан ягына баручы "ВАЗ-2107" автомобиленә идарә итүче 1994 елгы егет йөк автомобилен узу өчен каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм...