26 июнь 2017 яңалыклары
-
Иртәгә Буада Яшьләр бәйрәме уздырыла. Рәхим итегез!
Иртәгә Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Мәдәни үсеш үзәге бәйрәм оештыра. Ул шәһәрнең Яшьләр паркында 18 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә концерт программасы, тамашачылар белән рольле уеннар, соңыннан дискотека булачак. Рәхим итегез! фото редакция архивыннан.
-
Буалылар, шикәр дә, иттарткыч та сезнеке булачак
Хөрмәтле укучыларыбыз! Район газетасы редакциясе традиция буенча киләсе яртыеллыкка "Байрак"ка подписка рәсмиләштерүчеләр (шул исәптән альтернатив язылучылар да) арасында призлар уйнатуны дәвам итә. Киләсе алты айда өч телдә чыгучы район газетасының берсен алдырачак райондашлар өчен төп приз иттарткыч, калган бүләкләр арасында - бишәр килолы капчыкларда шикәр комы, он. Аларга ия булу...
-
Кичә буалылар Ураза бәйрәмен билгеләп үтте (фоторепортаж)
-
Буалылар, сезгә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
30 июньдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Буалыларны бу көнне Буа шәһәре, Ленин крамы, 52 йорт адресы буенча 8дән 10 сәгатькә кадәр нотариус Ирек Зәкәрия улы Дәүләтшин 10нан 12 сәгатькә кадәр адвокат Рафаил Рифкать улы Җаббаров 12дән 14 сәгатькә кадәр...
-
Иске Суыксу Сабан туена Казан артистлары да килә
Иске Суыксу авылында Сабантуй 1 июльдә, яңа дамба буенда үткәрелә. Бу көнне бәйрәмгә Казаннан Татарстанның катзанган артисты Илнар Сәйфиевнең килүе көтелә. Концерт программасын Буа тетары җитәкчесе - Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев алып барачак. фото: M.intertat.ru
-
Бүген төштән соң җил көчәячәк
"Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм мохитне мониторинглау буенча идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итүенчә, бүген көндезге 12дән алып кичке тугызга кадәр Татарстан буенча һәм Казанда яшен һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең вакыты белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе көтелә. Казанда - 16 метр секундка кадзр.
-
Буа муниципаль районы башкарма комитетында яңа урынбасар
Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары итеп Евгений Александрович Семагин билгеләнде. Ул 1979 елгы, югары икътисади һәм юридик белемле. фото: Harcesalis.wordpress.com