26 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Буа театры Волгоградка җитте (+фото)
Буа дәүләт драма театры коллективы Волгоград шәһәренең Яшь тамашачы театры бинасында үзләренең гастрольләрен башлап җибәрде. Бүген алар балалар өчен "Айболит", яшүсмерләр өчен "Ал томаннар артында", кичен өлкәннәргә "Килә ява,килә ява" спектакльләрен тәкъдим итәчәкләр. Искәртеп узабыз, коллектив Волгоград, Казахстан, Оренбург, Уфа якларына бер айлык гастрольләргә китте. Гастрольләр 25нче октябрьгә кадәр дәвам...
-
Буадан Салаватовлар “Нечкәбил” конкурсында “коронное блюдо”лары белән шаккаттырганнар (+фото)
Гүзәл һәм Марат Салаватовларның гаилә стажы 10 ел. Кызлары Алсу үсеп килә. Гаилә башлыгы Марат ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәре, ә Гүзәл Мәдәни үсеш үзәгендә эшли. Әлеге республика бәйгесендә катнашырга уйламасалар да, кыстагач, ризалашканнар. Алар жюри әгъзаларына Апаста узган сайлап алу турында, аннан Казанның "Корстон" залында үткәрелгән ярымфиналда осталыкларын күрсәткәннәр....
-
"Буа ТВ" тәкъдим итә: "Буа сулышы" тапшыруы (21.09.17)
-
Татарстанда куркыныч үлем: 17 яшьлек үсмерне коткара алмаганнар
Тикшерү комитеты Чаллы бассейнында 17 яшьлек үсмер егетнең үлеме уңаеннан тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, 24 сентябрь кичендә үсмер егет бассейнда йөзгән һәм су астына киткән. Бу хәлне инструктор күреп алган, шуннан соң егетне...