Гариф абыйга – юбилей медале
Татарстанда "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшыру башланды. Республиканың төрле районнарыннан чакырылган ветераннар узган шимбәдә Казан Кремленең тантаналар залында истәлек бүләген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алдылар. Анда безнең районнан Гариф ага Сафиуллин да чакырылды. Ватан сугышы ордены иясе, "Хәрби казанышлары өчен", "Сталинградны азат...