28 ноябрь 2023 яңалыклары
-
Буа шахматчылары беренче тапкыр финалга чыктылар
Районның шахматчы ир-егетләре Татарстан Республикасының команда чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Алмаз Баһаветдинов Суворов медале белән бүләкләнде
Якташыбызга шушы көннәрдә Суворов медале тапшырылды.
-
Путин минималь хезмәт хакын 18,5 процентка арттыру турында законга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елда минималь хезмәт хакын 18,5 процентка — 19 мең 242 сумга кадәр арттыру турында федераль законга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастыру порталында урнаштырылган.
-
Чит ил паспорты ясату өчен дәүләт пошлинасы 20 процентка артачак
Россиядә 2024 елның 1 июленнән чит ил паспорты һәм башка документлар биргән өчен дәүләт пошлинасының 20 процентка индексацияләнә һәм бәяләр турында килешүләр төзү турындагы гаризаларны караган өчен дәүләт пошлинасы ике тапкыр киметелә.
-
Татарстанда кар, томан һәм бозлавык көтелә
Бүген, 28 ноябрьдә, салкын атмосфера фронты Татарстанда һава шартларының начарлануына китерәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.